Татарстан юлына көтмәгәндә очкычлар килеп төшә башлаган

Бүген иртәнге җиде тулырга 20 минутта Бөгелмә районының Соколки авылы янындагы автомобиль юлына җиңел моторлы очкыч төшеп утыра. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Идел буе транспортны тикшерү идарәсе хәбәр итә. Бортта ике инструктор була, бәхеткә, икесе дә исән кала. Хәзер тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең сәбәбен ачыклау белән мәшгуль.


Бөгелмәне “үз иткән” очкыч – Оренбург өлкәсендәге Богырыслан очучылар училищесының Gessna-172 җиңел моторлы самолеты. Әйтергә кирәк, мондый хәл беренче тапкыр гына түгел инде. Нәкъ бер ел элек шундый ук самолет Бөгелмә шәһәренә кисәк кенә утыртыла. Сәбәбе – двигатель сафтан чыга. Ул вакытта училище курсантлары күнекмәләр ясый торган очкыч очып китү-утырту юлына бары берничә йөз метр гына барып җитә алмый. Әлеге очракта да корбаннар булмый кала, әмма һава судносының шассилары җимерелә.
Быел апрель аенда да шуңа охшаш хәл була. Gessna -172 полосага “сыеша алмый”, алга таба тәгәрәп китә. Нәтиҗәдә, шулай ук шассига зыян килә.
Соңгы вакытта ешлаган, очраклы рәвештә генә корбаннарга китермәгән бу фаҗигаләрнең сәбәбен ачыклап, юк итү чараларын күрергә вакыт бик җиткән, димәк.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү