Марат Садыйков: “Чаллыда авыруларны дәвалауда өзеклек булмаячак”

Чаллыда Ковид-19 чиреннән һәм шуңа бәйле авырулардан дәвалауда өзеклек булмаячак. Барысы да контрольдә. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков “туры элемтә” вакытында халыкны бу нисбәттән тынычландырырга ашыкты. Аның фикеренчә, кайбер матбугат чаралары чынбарлыкны күпертеп күрсәтә.

– Чаллыда көн саен 2-3 кеше үлә икән, дип язып чыгучылар да булды, алай түгел, – ди Марат Садыйков. – Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә булдым, “кызыл зона”да ятучы сырхаулар белән дә сөйләштем. Ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган 4 кеше ята иде. Коронавирус йоктыруда шиге булган авыруларның, пневмонияле хасталарның хәлләрен сораштым. Барысына да тиешле ярдәм күрсәтелә.
Чаллыда вазгыять нилектән кискенләшеп киткән соң? Шәһәрдәге һәм шәһәргә якын районнарда яшәүче яңа коронавируска бәйле авыруларның барысы да, Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән. Белгечләр барлык авыруларны тиз арада кабул итәргә, диагнозны ачыкларга өлгерми башлаган һәм шунлыктан чират пәйда булган. Бу хәлдән чыгу өчен каладагы 5нче шәһәр хастаханәсе дә госпиталь итеп үзгәртелгән. Министр, якын арада ул госпитальгә барып, медицина хезмәткәрләре һәм авырулар белән очрашырга җыенуын әйтте.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү