Икенче этапка якынаябыз: яңа этапта нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина коронавируска бәйле сорауларга җавап бирде.

Татарстандагы коронавируска бәйле вазгыять ни хәлдә?

Без куллланучылар хокуклары өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән үзизоляциягә бәйле чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка күчү тәкъдимен килештердек. Хәзерге вакытта Министрлар Кабинеты тарафыннан чикләүләрне өлешчә бетерү турындагы мәсьәлә тикшерелә. Икенче этапта җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшчәнлеге яңартылачак, аерым керү урыны булган, мәйданы 800 кв метрдан да артмаган сәүдә объектлары ачылачак. Хәзер рәсми карар көтәбез, 24 июньнән соң җавап билгеле булачак.

Пандемия шартларында Җиңү йөреше ничек узачак?

Ветераннар да, оештыручылар да аз санда булыр дип көтелә. Чара ябык форматта узачак. Бу авыру таралуын булдырмас өчен шулай эшләнә. Тантананы ТНВ каналыннан карарга мөмкин булачак. Һәр ветеранга медицина күзәтүе куелачак. Чара алдыннан һәр катнашучының температурасын үлчәячәкләр. Хәрбиләр йөреше узачак урынны махсус чаралар белән эшкәртәчәкләр. Чарага битлек-пирчәткәдән килү сорала. Аннары трибуналарга узгач аларны салу мөмкин. Трибунада утыргычлар социаль дистанцияне саклап урнаштырылачак, саклану экраны куелачак. Һәр ветеранга шешә белән чиста су бирәчәкләр. Бәйрәм чарасында өч «ашыгыч ярдәм» машинасы кизү торачак.

Коронавирус белән авырган хезмәткәр, терелеп, эшкә кире кайтканда нинди саклык чараларын исәпкә алырга кирәк?

Стационардан чыгару, эшкә керешү сырхауның тулаем терелүе, авыру билгеләре булмау һәм 1 көн аралык белән ясалган тестның тискәре нәтиҗә күрсәткән очрагында гына мөмкин. Коронавирус белән авырган хезмәткәр эш урынына кайтканда медицина оешмасыннан белешмә ала. Башка өстәмә чаралар кирәкми. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы нормативлары буенча, әгәр коронавирустан авырып терелгән кешенең беренче тесты тискәре нәтиҗә күрсәтә икән, ул хастаханәдән чыгарыла.

Коронавирус белән хастаханәгә салынганнарның туганнарына мәгълүмат алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

РКБда туганнар вазгыятьне белә алсын өчен колл-үзәк оештырылды. «Кайнар линия»гә шалтыратып хастаханәгә салу турында белешергә, кайчан чыгаруларын сорашырга мөмкин. Телефон номеры: 231-74-04. РКБ каршындагы вакытлы госпитальдә 893-75-89-00-03 номеры буенча коммуникация каналы эшли.

Сырхауларны ничек дәвалыйлар?

Элегрәк бактериаль терапиягә өстенлек бирсәк, хәзер яңа төр дәвалау ысуллары да бар. Система үзгәреп тора. Дәвалау вакытына килгәндә, монда гомуми стандарт юк. Һәркемнең сырхавы – индивидуаль. Дәвалау берничә этапка бүленә. Стационарда авыру кеше 10 – 12 көн тора. Аннан дәвалап бетерү этабы башлана. Кемнеңдер тесты шундук тискәре булып чыга, гадәти тормышка кайта. Ә кемнеңдер тернәкләнү атналарга сузыла.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү