Ришат Әхмәдуллин: «Минем хәләл җефетем, иң беренче чиратта, минем дустым булырга тиеш»

Сәхнәдәгене өйгә ничек алып кайтмаска һәм, киресенчә, үзең булудан туктап, ничек образга керергә? Өлкән артистларның җылы мөнәсәбәтен ничек яуларга? Бу һәм башка «ничек»ләргә без Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин белән җавап эзләргә тырыштык.

– Олпатлар янында яшьләргә авырмы?

– Театрга ничек эшкә килгәнне әле дә хәтерлим. 2011 елның җәе иде ул. Диплом алуга, Камал театрына эшкә чакырдылар. Әлбәттә, бик дулкынландым. Җитмәсә, беренче көнне үк бер минутка соңга калып килдем. Бөтен труппа җыелып беткән иде, шундый оялдым. Театрда инде тугыз ел эшлим, шул хәлдән соң бер тапкыр да соңга калганым юк әле. Хәзер инде бер сәгать алдан килеп утырам (көлә).

Эшкә урнашкач та, өлкәннәр дә, яшь артистлар да мине җылы кабул итте. Миңа калса, кешене яңа урында ничек кабул итүләре аның үзеннән дә торадыр. Ул вакытта мин бер кеше белән көненә унар мәртәбә исәнләшеп китә идем. Хезмәттәшләремнең, аптырап: «Без бит инде бүген исәнләштек», – дигәннәре исемдә. Соң, күрешкән саен исәнләшкәч, савабы күбрәк була бит аның, аларга да җавабым шундый иде. Хәер, әле дә шундый мин.

Яшь актер булуны мин бер дә авыр димәс идем. Гомумән, «пешеп килүче» актерларны аңлыйлар бездә, беренче көннәремдә дә, хәзер дә коллективта ниндидер киеренкелек сизгәнем булмады.

– Сез җырлыйсыз да, төрле чараларны да алып барасыз, актерлык эшчәнлегегез дә туктап тормый. Шуларның кайсы күңелегезгә якынрак? Үзегезне кайсы өлкәдә яхшырак дип күрәсез?

– Алар  барысы да минем иҗат җимешләрем, Ходай тарафыннан бирелгән бүләкләр. Шулай да, беренче чиратта, мин – театр артисты. Ул – минем үзем сайлап алган һөнәрем, тормышымның зур урынын алып торучы төп эшем. Башка өлкәләрне дә якын күрәм, ләкин алар шушы төп һөнәремә өстәмә генә булып кала бирә.

– Актер буларак төрле образларга керергә туры килә. Берничә тормыш белән яшим дигән уйлар килмиме?

– Тугыз ел хезмәт иткән дәверемдә андый уйларның бер дә килгәне булмады. Актерлык – минем эшем, һөнәрем. Ә эш – эш булып калырга тиеш инде. Димәк, сәхнәдәге образлар  сәхнәдә кала, тормышка мин гади Ришат булып кайтам.

Гомумән, уйнарга яратмыйм мин. Тормышта нинди хәлләр булса да, үзем булып калам, ә сәхнәдә – яшим.

– Геройларыгызга кызыкмыйсызмы? «Эх, минем дә болай яшисем килә» дигән яки героегыздан нәрсәгә дә булса өйрәнгән чакларыгыз булдымы?

– Мондый хәлләр әлегә булмады. Бәлки, киләчәктә алай дигән чаклар булыр, әмма хәзер мин тормышымнан шуның кадәрле канәгать: үзем исән-сау, менә  дигән эшем, үземә җитәрлек хезмәт хакым бар, якыннарым – янәшәмдә. Башка тормышка, кешеләргә кызыгырлык, ә иң яманы – көнләшерлек урын юк. Ә инде кешеләр миннән яхшырак яши ала икән, димәк, алар моңа лаеклы. Җитәрлек көч куйсам, мин дә моңа ирешә алачакмын. Тормыш үз кулыбызда бит.

Тискәре геройларымнан, аларның гамәлләреннән исә «алай эшләргә ярамый» дигән нәтиҗә чыгарганым булды. «Көтәм сине» спектакленнән Камил, мәсәлән. Ул – куркак, үз-үзенә ышанмый торган кеше. Үзем андый булмаска, үз гамәлләрем, сүзләрем өчен җавап тотарга тырышам. Әлбәттә, андый образны тудыру кызык. Гомумән, тискәре образларны тудыру кызыграк, чөнки аларны төрле яктан ачып була. Ә тормышта андый кешеләрдән сак булырга тырышам.

– Театрдан читкә китеп. Шәхси тормышыгыз социаль челтәрләрдә дә күренми, болай да ишетелми…

– «Бәхет тынычлыкны ярата» дигән әйтем бар бит. Мин менә шул сүзләргә тугры,  шәхси тормышым турында сөйләшергә яратмыйм.

– Яхшылык хакына ялган сөйләргә ярыймы?

– Ике кеше арасында ялганга, хәтта иң кечкенәсенә дә урын булырга тиеш түгел. «Яхшылык хакына ялган» дибез, аның да үз урыны һәм үз вакыты була. Кайвакыт якыннарыңны рәнҗетмәс өчен, дөресен әйтми калу да хәерледер, ләкин бу олы алдауга барып җитмәскә тиеш.

Тагын бер мөһим әйбер: минем хәләл җефетем, иң беренче чиратта, минем дустым булырга тиеш. Минем өчен дуслык – мәхәббәттән дә зуррак хис.

Яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен, кайвакыт эндәшми кала белергә дә кирәк. Һаман саен үз туксаныңны сатып торып кына булмый, чөнки һәр әйбернең чамасы бар. Һәркайда да ишетә белү, ышанычны аяк астына салып таптамау, кешенең кадерен белү кирәк. Нинди генә мөнәсәбәтне алсак та, эгоизмны юк итә белү, һәр өлкәдә дә алтын урталыкны табу мөһим.

– Кешеләрнең нинди гамәлен кичерә алмас идегез?

– Хыянәтне. Ләкин кичерә алмыйм, дип әйтү дөрес түгелдер, чөнки Аллаһы Тәгалә гафу итә. Нигә әле мин кешене гафу итмәскә тиеш? Һич югы кичерергә тырышырга кирәк. Кеше мине рәнҗетә икән, мин барыбер аның белән ачык итеп сөйләшәм, аңа елмаям, тик ул минем өчен кеше буларак үлгән була.

– Балачак хатирәләрен дә яңартыйк. Тормышыгызга зур йогынты ясаган бер вакыйга турында сөйләгез әле.

– Балачакта, мин җырчы булам, дип йөри идем. Мәрхүм Хәлил абый Мәхмүтов миңа: «Энем, сиңа актер булырга кирәк, җырчылар болай да күп ул», – ди иде. Хәтта аңа да каршы төшкәнем исемдә.

Шулай да шигырьләр укырга ярата идем мин. Әле дә хәтеремдә ул көн: 30 август – Республика көне, минем кечкенә сыйныфта укыган чагым. Шунда мине булачак остазым Илдар абый Хәйруллин шигырь сөйләргә чакырды. Күрәсең, сөйләвемне ошаткан инде: «Энем, менә сиңа телефон номеры. Зур үскәч, миңа шалтыратырсың, мин сине укырга алам», – диде ул. Бу хәл инде онытылган иде, мин кызык өчен генә дип, театр училищесына килдем. Имтиханнар тапшырырга кергәч, Илдар абый: «Мин бит сине беләм, егет», – ди. Шулай итеп, ничә еллар узганнан соң, бәйрәм көнендә биргән вәгъдәне искә төшереп, көлешеп алдык. Аннан, барлык сынауларны да биреп бетергәч, Илдар абый мине үз курсына алды.

– Бүген нинди хыял белән янып йөрисез?

– Гомерлек һәм иң зур хыялым – кеше булып калу. Нинди генә хәлләргә юлыксам да, шушы сыйфаттан тайпылмаска телим. Әлегә шуннан башка зур хыялым бар, дип әйтә алмыйм.

–Нәрсә җиңелрәк: роль ятлау яки иртәдән кичкә кадәр физик эш эшләү?

– Роль ятлау.

– Яз яки көз? Һәм ни өчен?

– Яз. Май аен яратам: сандугачлар сайрый, дөнья яшәрә, табигатьнең чиста, бозылмаган чагы. Чисталыкны, сафлыкны яратам. Һәм кешеләрнең дә шундыйларына тартылам.

– Шигырь яки проза?

– Шигырь.

Авыл яки шәһәр?

– Икесе дә. Шәһәр малае буларак, аны да яратам. Яшәр өчен шәһәрне сайлар идем. Әмма күңел төшенкелеген тойганда, авылга, табигать кочагына тартылам.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү