Россиянең Европа өлешендәге төбәкләрдә җомгадан алып аномаль эсселек көтелә. Бу хакта ТАССка Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләгән.
«Циркуляция үзгәрә, җомга көннән температура фоны — 25-30 градуска кадәр җылы булачак. Атна ахырына кадәр шулай булуы көтелә. Бу илнең Европа территориясенең көнбатыш өлешенә кагыла», — дип хәбәр иткән ул. Синоптик фаразлары буенча, Россиянең бу өлешендә температура + 31 градуска кадәр артачак, бу нормадан 4-5 градуска югарырак булачак.
Вакыт инде җылытырга ,җәй бетә җылы күргән юк,бирсен Алла. Төннәр шуның кадәр салкын яшелчәләр үсә алмый изалана.Өстән куртка төшми.Кая китте кызу җәйләр.