Синоптиклар фаразына караганда, майдан июльгә кадәр Россиянең төньяк ярымшарында уртача һава температурасы нормадан артып китәчәк, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Бу катгый фараз түгел. Монда төшенчәләр бар: нормадан югарырак, норма, нормадан түбәнрәк. Бөтен җирдә дә Төньяк ярымшар кызыл төс белән буялган, бу һава торышы нормадан югарырак булачак дигән сүз», — дип аңлатты Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Вильфанд сүзләренә караганда, Россия һәм Уралда һава торышы нормадан 50 процентка, ә Азия өлешендә — 60 процентка артып китү ихтималы бар.