Быел җәйнең нинди булачагын фаразладылар

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Парламентская газета»га биргән интервьюсында быел җәй Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлаган. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итте.

Роман Вильфанд әйтүенчә, мондый фараз беренче чиратта илнең Европа өлешендә яшәүчеләр өчен актуаль.

«Җәй, гомумән алганда, Россиянең Европа өлешендәге уртача киңлекләрендә, Мәскәү өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә җылы булачак», —  дигән ул.

Вильфанд шулай ук озак вакытка фараз ясау кыенлыгын да искәртә.


Фикер өстәү