Бүген, 14 апрельдә, Татарстанда антициклон йогынтысында җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Республикада аяз һава торышы күзәтелә, явым-төшемнәр көтелми. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исүе фаразлана.
Төнлә республика буенча 2-7, көндез 17-22 градус җылы булачак.