Татарстанда Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы йөреш башланып китте

Бу минутларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөреше уза. Ул шәһәрнең Ирек мәйданында оештырылды.

«Священная война» җыры астында мәйданга дәүләт флагларын һәм легендар Җиңү байрагын чыгардылар.
Хәзер Парадта катнашучылар һәм тамашачылар Мәскәүдәге Кызыл мәйданда уза торган Җиңү парадын күзәтәләр. Биредә шулай ук әләмнәрне алып чыгу тантанасы узды. Анда Татарстан вәкиле дә катнашты.


Фикер өстәү