«Яңа гасыр» каналы Җиңү бәйрәме чараларын турыдан-туры күрсәтә (ПРОГРАММА)

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы тамашачыларына 9 майга бәйрәм программасы әзерләде. Җиңү көнендә Республика халкы Казанда уза торган төп бәйрәм чараларын турыдан-туры эфирда карый алачак.

Мәскәү вакыты белән 9.45 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешен трансляцияләү башланачак.

14.45 сәгатьтә «Үлемсез полк» акциясен турыдан-туры трансляцияләү башлана. Чарада катнашучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булачак. Йөреш Толстой скверыннан башлана һәм шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Меңьеллык мәйданына кадәр узачак.

19.30 сәгатьтә туры эфирда бәйрәм концерты трансляциясе башланачак, ул салют белән тәмамланачак. Концертның тулы версиясен «ВКонтакте» социаль челтәрендәге телеканал төркемендә һәм TNV.ru сайтында карарга мөмкин булачак

Бәйрәм чараларыннан турыдан-туры трансляцияләрдән тыш, «Яңа гасыр» телеканалында документаль фильмнар да күрсәтеләчәк. Шуларның берсе Бөек Ватан сугышы ветераны, быел 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Габдрахман Сафин тормышына багышланган.

«Ватандашлар» тапшырулары циклында телеканал Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов турында күрсәтәчәк.

Татарстан буенча узачак бәйрәм чараларын «Яңа гасыр» каналы корреспондентлары яктыртачак. Җиңү көнендә эфирга чыгачак тапшырулар турында телепрограммадан белергә мөмкин.


Фикер өстәү