Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дан аллеясын» ачты

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген, 24 июньдә, Рөстәм Миңнеханов Петров исемендәге паркында «Казан дары заводы хезмәткәрләренең — 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясы»ндагы мемориалны ачты.

Заводның аерым горурлыгы — 8 Советлар Союзы Герое. Алар арасында Борис Кузнецов та бар. Ул Татарстанда бердәнбер исән Советлар Союзы Герое, 1945 елда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда узган Җиңү Парады катнашучысы. Ул да Рөстәм Миңнеханов белән мемориалны ачу тантанасында катнашты.


Казан дары заводы сугыш елларында фронт өчен мөһим стратегик продукция җитештерде. 2 меңнән артык эшче заводның цехларыннан фронтка киткән. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен предприятие I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, ә «Тыл хезмәтчәне» исемен 5 448 заводлы алган.


Фикер өстәү