Россия Президенты Владимир Путин: «Безнең халык тоталь явызлыкны юк итте»

Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү көненә багышланган Парад уза. Россия Президенты Владимир Путин чарада котлау сүзе белән чыгыш ясады.

Президент белдергәнчә, 1945 елның Парады мәңгелеккә тарихка яхшылыкның яманлыктан өстен чыгуы буларак кереп калды.

— Без сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның якты истәлеге алдында баш иябез, — диде Владимир Путин һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан итте.

— Совет халкы үз җирләрен саклап калды, Европаны басып алучылардан азат итте, нацизмнан, аның идеологиясеннән Германия халкын коткарды. Фашизм юлында Кызыл армия тормаса, дөнья белән нәрсә булыр иде, күз алдына да китереп булмый. Нәкъ менә безнең халык коточкыч, тоталь явызлыкны җиңә алды. Дошман самолетларының, танкларының гомуми санының 75%ын юк итте. Ахырга кадәр героик, дөрес юл үтте. Сугыш турындагы тарихи дөреслек әнә шушы да инде. Бу парад шул хакыйкать хөрмәтенә, — диде Владимир Путин.


Фикер өстәү