Хәтер хилафлыкны кичермәс: алман сырасы турында сафсата корган адәм актыкларына әйләнмәсәк иде

Без ул авыр сугышта җиңдек. Бик күп корбаннар бирсәк тә җиңдек. Фашизм дигән котырган этнең бугазына китереп басып, аны тончыктырдык. Җиңү алып килгән совет солдаты алдында, шул галәмәт зур иттарткыч пычагына эләгеп һәлак булганнар, исәннәр – сафта калганнар алдында без бүген түбән итеп башыбызны ияргә тиеш. Һәм иябез дә. Без барыбыз да алар алдында бурычлы. Алар батырлыгы мәңгелек!

Нацизм, ул көрән үләтнең («коричневая чума») нәрсә икәнен аңлап бетермәгән кайбер тилемсә башлар бүген: «Гитлер җиңгән булса, без хәзер Бавария сырасы эчеп, алман беконы яисә сосискасы ашап кына яшәр идек. Тормыш Германиядәгечә булыр, Кесәгә ай саен өч мең евро кереп торыр, һәммәбез дә «Фольксваген-пассат»та гына чабар идек», – дигән ахмак сүзләр сөйли. Андыйлар күп түгел, ләкин бар. Фашизмны җиңеп, җиде дистә ярым ел үткәч, ул вәхши тәгълимат турында, аны гамәлгә керткәндә кешелек дөньясына каршы кылынган коточкыч җинаятьләр хакында берни белмәгән килеш телгә салыну җиңелдер ул. Андыйларга (шул исәптән Бавария сырасына мөкиббән кайбер яшь-җилкенчәкләргә дә) мин концентрацион лагерьларда немецлар үзләре үк төшергән мәет өемнәре белән тулы фотографияләргә күз салырга, оккупациядә калганнар язган истәлекләр белән танышыр­га һәм, ниһаять, ата фашистлар (Гиммлер, Мейер, Розенберг) төзегән «Ост» («Көнчыгыш») генераль планын диагональ буенча булса да укып чыгарга киңәш итәр идем. Газ камералары, сабыйлар өстендә алып барылган тәҗрибәләр, яндырылган йөзләрчә авыллар, хәрабә хәленә китерелгән шәһәрләрнең «ужастик»лы фильм кадр­лары түгел, ил, халык кичкән тиңдәшсез газаплар икәнен искәртер идем.

СССРны җиңгән очракта ил киңлекләрендә яшәгән халыклар белән ни буласы, «югары раса» кавеме «түбән раса»ның язмышын ни рәвешле хәл итәсе – барысы да шул генераль планда ачык күрсәтелгән. Әти-әниләребез исән калган тәкъдирдә без хәзер алман сырасы түгел, ә Себердәге күпсанлы сазлыкларның берәрсенә ятып, шуның тончыган яшел суын эчеп яшәгән булыр идек. Чөнки фашистлар өчен славяннар гына түгел, мөселман халык­лары да «унтерменш» – кеше булып җитешмәгән җан ияләре саналган бит. Басып алынганнан соң андый «унтерменш»ларның бер өлеше юкка чыгарылырга, икенче бер өлеше бирегә килеп урнашкан немец алпавытларына хезмәтче, ялчы булып, кара эш башкарырга, күпмедер халык Уралның аръягына – Себер сазлыкларына куылырга тиеш булган. СССРның тулысынча оккупацияләнергә тиеш­ле Европа өлешен алар Өченче рейхның очсызлы эшче көч белән тәэмин ителгән чимал һәм азык-төлек базасы итеп кенә күргән. Әмма беләбез: совет солдаты, ул кылган героизм моңа юл куймады.

 

Ә икенче яктан, фашизмны кабергә тыккан ул солдат, үз халкын гына коллыктан коткарып калмыйча, башка дәүләт, халыкларның хәлен дә күпкә җиңеләйтте. Эш Кызыл Армия азат иткән Көнчыгыш Европа илләре, халыкларында гына түгел. Без җиңә алмаган яисә үз җирләребезне азат иткәч туктап калган булсак, сугыш, Икенче Бөтендөнья сугышы, ихтимал, әле тагын берничә елга сузылыр иде. Озаккарак булмаса.

 

Ни өченме? Чөнки диңгездә сугышкан АКШ һәм алман шәһәрләренә һавадан бомба яудырырга гадәтләнгән Анг­лиянең үзләренең генә коры җирдә киң фронтта сугыш хәрәкәтләре башларына ышану авыр. Сугышып чыныккан немец дивизияләрен җиңү җиңел булмасын, кыйммәткә төшәсен алар яхшы белгән. Без Берлингача җитеп, «меңьеллык рейх»ны дөмектермәгән очракта сугыш уты сүнмәс, Җиңү билгесез срокка ераклашыр, союзникларның югалтулары күпкә артык булыр иде.

Фаразларны дәвам иткәндә, Гитлерның ашыгып атом-төш коралы ясап ятканын, Кызыл Армия Германияне вакытында җиңмәгән, Вермахтны ботарламаган хәлдә, ул дәһшәтле күсәкне бер яктан – фюрер, икенче яктан янкилар күтәрү мөмкинлеген, ягъни дөньяның атом сугышына кереп китү ихтималын да онытмасак иде. Төп авырлыкны үз өстенә алган совет солдаты дөньяны бу яктан да бик вакытлы саклап калды. Җыеп әйткәндә, ул – Бөек Ватан сугышының гына түгел, Икенче Бөтендөнья канкоешының да төп каһарманы. Бары ул гына. 1944 елның җәенә чаклы окоп, блиндажны, штык сугышын, сине сытарга дип өстеңә килгән дәһшәтле танкларны юньләп күрмичә, һавада, диңгездә (ул тарафларда да сугыш җиңелләрдән булмагандыр, әлбәттә) сугышкан, Икенче фронтны ачарга ашыкмаган союзниклар, аларның кораллы көчләре, солдатлары түгел. Союзниклар – шинелен төреп аркылыга кигән, йолдызлы пилотка, яшел гимнастеркалы совет солдатының ярдәмчеләре генә булды. Ярдәм итүчеләр, алар артында торган көчләр бездән ул Җиңүне беркайчан да тартып ала алмаячак.

Тик союзниклар бакчасына таш атканда бер нәрсәне оныту гаделсезлек булыр иде. Ул да булса – ленд-лиз дигән, АКШ белән Англия СССРга күрсәткән глобаль матди ярдәм. Безгә иң авыр вакытларда Икенче фронтны ачмауны күпмедер каплау исәбеннәндерме, Гитлер җиңсә, хәл катлауланудан куркыпмы, алар безгә йөзәрләп, эскадрильяләп Аляска аша хәрби самолетлар кудылар, Төньяк Атлантика аша, фашистлар уты астында данлыклы «студебеккер»ларын меңәрләп ташыдылар. Локомотивлар, вагоннар, металл, снаряд, патроннар, дары, кием-салым һәм без укып, ишетеп белгән америка тушенкаларын да кертеп, күптөрле азык-төлек.

Никита Хрущевның мин бер генә кат укымаган мемуарларында ленд-лиз күп тапкыр искә алына. Ул гынамы, язмаларда Сталинның ул ярдәмне бик югары бәяләве, аның өчен союзникларга рәхмәтле булуы да әйтелә. Тик хәрби техника, бик яхшы һәм бик күп булса да, үзе генә сугыша алмый. Солдат, кеше ресурсы булмаса, алар – бары металл өеме генә. Без тагын Җиңүчегә, илне, безне килә­чәк­ле иткән солдатка әйләнеп кайттык. Дәһшәтле, дүрт елга сузылган канкоешта башын салганнарны без беркайчан да хәтердән җуймаска, һәр буын аларны йөрәгендә йөртергә, исәннәргә көн саен, сәгать саен хөрмәттә торыр­га тиеш. Бу эшне башкармаган очракта без тарихыбыздан ваз кичкән җилбәзәкләр генә түгел, ил дип яшьли киткән бабаларыбызны, нәсел-ыруны белмәгән кадерсезләр, алман сырасы турында сафсата корган адәм актык­лары да булачакбыз.

Наил Шәрифуллин

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү