Татарстанда Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы йөреш тәмамланды

Татарстанда Бөек Җиңү көненә багышланган Казан гарнизонының тантаналы йөреше тәмамланды.

Хәрби һәм тарихи техника Ирек мәйданы буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узган йөрештә катнашты. Мәйдан буйлап барлыгы 40 берәмлек техника, шул исәптән легендар Т-34 «Колхозник Татарии» танкы да узды. Техника составында СУ-100 танкка каршы артиллерия җайланмасы, легендар «Катюша», заманча бронетранспортерлар да бар иде. Йөрештә ретро-автомобильләр дә узды.
Хәрби оркестр чара азагында «Җиңү көне» җырын башкарды.


Фикер өстәү