Рөстәм Миңнеханов: “Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Бөек Ватан сугышында Җиңү белән котлады. Ул татарстанлыларның Җиңүгә керткән саллы өлешен билгеләр үтте. Сугыш елларында бездән 700 меңнән артык кеше фронтка киткән.

— Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте. Сугышта җиңелгән Германия әләмнәре мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза», — диде Рөстәм Миңнеханов. — Авырлыкларга карамастан, безнең халык дошманга каршы тора алып, олы батырлык күрсәтте. Без бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез.

Тантаналы йөрештә барлыгы 1 мең хәрби, 40 берәмлек хәрби техника катнашты. Тамашаны карарга ветераннар да килгән иде.


Фикер өстәү