Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенә үзгәрешләр керү уңаеннан тавыш бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Конституциясенә үзгәрешләр керү уңаеннан тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогына барды.

Ул, гадәттәгечә, КАИ бинасында урнашкан участокта сайлады. Бинада барлык саклау чаралары да күрелгән. Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор куйган таләпләрнең барысының да үтәлүе белән кызыксынды. Аңа бинаның һәрдаим дезинфекцияләнүе, кешеләр арасында дистанция саклану һәм тавыш бирүчеләрнең битлек, пирчәткә киюләрен әйттеләр.
Шуннан соң Президент бюллетень алып, тавыш бирде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты үзенең мөрәҗәгатендә Татарстанда федераль үзәк һәм Владимир Путинның шәхси ярдәме белән масштаблы программалар үткәрелүен искәртте.
– Бүген безнең республика – күп күрсәткечләр буеча лидер-төбәк. Һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү – ирешелгән уңышларны ныгыту. Моннан тыш, коронавирус пандемиясе шартларында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, гражданнарның социаль яклануы буенча кертелгән төзәтмәләр аеруча зур мәгънәгә ия, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итә. Иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.


Фикер өстәү