Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә бәйле рәвештә Россия халкына мөрәҗәгать итте

Россия Президенты бүген Совет солдатына монумент янында (Ржев) чыгыш ясады. Ул үз мөрәҗәгатендә илнең Төп законына төзәтмәләрнең бары тик халык хуплаган очракта гына кертеләсен искәртте.

Владимир Путин әйтүенчә, һәркемнең тавышы мөһим. «Без төзәтмәләр өчен генә тавыш бирмибез. Без үзебез яшәргә теләгән ил өчен — заманча мәгариф һәм сәламәтлек саклау, ышанычлы социаль яклау, нәтиҗәле хакимият өчен тавыш бирәбез», — диде ул.


Фикер өстәү