«Ярдәм янәшә!»: Татарстанда ике айда 200 меңнән артык кап азык-төлек таратылган

Азык-төлек салынган 200 меңнән артык кап. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте барышында мохтаҗларга ике ай эчендә таратылган ярдәм күләме бу. Татарстан Президенты тәкъдиме белән башланган әлеге акция кысасында республика район-шәһәрләре мондый ярдәмне дүрт тапкыр кабул итте.

«Канәгать калдык»

Казаннан Ольга Рязанованың әнисенә – 69 яшь. Балаларыннан аерым, үзе генә яши ул. «Өйдән чыгып йөрергә әнинең мөмкинлеге юк иде. Шундый вакытта иң кирәкле, көндәлектә кулланыла торган ризыклар китерделәр. Әниемә бик зур ярдәм булды бу. Сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел», – дип, әнисен кыен вакытта ярдәмсез калдырмаганнары өчен рәхмәтен җиткерде Ольга.

Елена Федорованың әнисе – II группа инвалид. Янәшәдә генә булган ярдәмне ул да тойган.

– Әни исеменнән оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Сорамадык, йөрмәдек – администрация әнине игътибарсыз калдырмады. Барлык ризыклар сыйфатлы иде. Ишек төбенә кадәр җыелмаларны китереп бирүче волонтерларга рәхмәтем зур, – диде ул.

Яшел Үзәннең Яшьләр парламенты рәисе Азат Сираҗиев пандемия башлануга, кешеләргә булышу максаты белән, республика хәрәкәтенә кушылган.

– Районыбызның яшьләр парламенты рәисе буларак, бергә эшләгән актив яшьләрдән төркем туплап, ярдәмләшүгә керештек. Безнең районда бу хәрәкәт төрле һөнәр вәкилләрен берләштерде. Яшел Үзән районында мохтаҗ булган кешеләргә 9 меңгә якын җыелма тапшырылды, – дип сөйләде Азат. – Әти-әниләребезгә һәм янәшәдәгеләребезгә куркыныч тудырмас өчен, барлык саклык чараларын үтәп эш иттек.

Мөслим районыннан волонтер Нәзилә Әхәтова, үзе кебек бер төркем битараф булмаган кешеләр белән, «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте кысасында азык-төлек тараткан. «Аңа кадәр өлкәннәргә, ялгызларга даруханәдән – дару, кибеттән кирәкле продуктлар алып китерә идек. Ә «Ярдәм янәшә» белән 300дән артык кешегә ярдәм тартмаларын өләштек», – ди ул.

 «Бу яхшы ярдәм булды»

Хөкүмәт йортында узган «шимбә киңәшмәсе»ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәйрия хәрәкәтеннән читтә калмаучыларга рәхмәтен җиткерде. Җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, аеруча зыян күргән үзмәшгульләр һәм эшкуарлар гаиләләренә һәм аз керемле 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга күрсәтелде бу ярдәм. 2 ай эчендә 210 мең тирәсе азык-төлек җыелмасы тапшырылган. Президент әйтүенчә, аны алучыларның барысы да канәгать.

– Шушы социаль әһәмияткә ия акцияне тормышка ашыруда матди ярдәм күрсәткән хәйриячеләргә рәхмәт. Монда бер тиен дә бюджет акчасы юк. Хәйриячеләребез мөмкинлекләреннән чыгып катнашты, район башлыкларына эшне оештырганнары өчен рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аерым рәхмәтен ул «Бәхетле» компаниясенә һәм аның җитәкчесе Мөслимә Латыйповага җиткерде. Азык-төлек тупланмаларын тутыру белән нәкъ менә алар шөгыльләнде.

– Мин әлегә бу җыелмаларның сыйфаты буенча бер генә дәгъва да ишетмәдем. Алар бик җаваплы, оешкан төстә эшләде. Үзизоляция чоры җиңел булмады. Керемнәр кимеде, кемнәрнекедер бөтенләй булмады. Бу исә бик яхшы ярдәм булды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мөслимә Латыйпова үзе дә сыйфат беренче урында булуын искәртә.

– Безнең  төп бурычыбыз – эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкару. Азык-төлекне тарату график буенча барды. Ниндидер аңлашылмаучанлыклар, дәгъва булмасын дип тырыштык. Аллаһка шөкер, бар да яхшы булды, – диде ул.

Хәйрия хәрәкәтенә 5 меңгә якын волонтер җәлеп ителде.

Тәкъдим ителгән азык-төлекнең авырлыгы якынча 12 кг иде. Бер җыелманың бәясе – 1200 сум.

«Ярдәм янәшә!»дән зур предприятиеләр дә читтә калмады. Мәсәлән, апрель аенда «Нәфис» комбинаты республика хастаханәләренә 240 тонна көнкүреш химиясе тапшырды. Тулай торакта калырга мәҗбүр булган мохтаҗ студентларга 50 тонна азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары өләшенде. «Казаноргсинтез» Татарстандагы хастаханәләрне медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итте. Апрель аенда ук Республика клиник хастаханәсе өчен чумага каршы күп тапкыр кулланыла торган 1200 костюм сатып алып бирде.

Чулпан Гарифуллина

Фотолар KZN.RU сайтыннан


Фикер өстәү