Рафис Борһанов БДИ тапшыручылар турында: «Белгәнчә бирерләр»

Быел иң күп кеше катнаша торган рус теле сынавын икегә бүлделәр: чыгарылыш сыйныф  укучылары 6-7 июльдә БДИ тапшыра. Анда барлыгы 17 меңнән артык укучы белемен сынарга җыена.  Кем вузга бара, имтиханны быел шулар гына бирә. Белгечләр өйдә уку БДИ нәтиҗәләренә  тискәре йогынты ясамас дип ышана. Укучылар арасында исә, бик нык арыдык, диючеләр дә бар.

Нигә берәү ким?

Рус теле сынавының беренче көнендә  95 имтихан пункты эшләсә, шуларның 12се өйдә  оештырылган. Соңгылары – Казан шәһәрендә һәм Кукмара, Баулы районнарында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен. Тик Казанда 87 нче мәктәптә урнашкан БДИ пунктларының берсе ябылган. Сәбәбе –  оештыручыларның берсе коронавирус йоктыруда шикләнелгән. Бу хакта Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов 183 нче гимназиядә рус теленнән БДИ вакытында җиткерде. 26 июньдә үткән сынау имтиханында әлеге укытучының коронавирус белән авыручы янында булуы билгеле булган. Алдан хәбәр иткәнчә, анда укучылар катнашмады. Белгечләр оештыру  пунктындагы әзерлекне сынады. Әлеге пункт 9 июльгә кадәр эшләмәячәк. Укучыларга БДИны  башка мәктәпләрдә бирергә туры киләчәк. Гадәттән тыш хәл килеп туганда барлык чаралар да  күрелә. Бу – аудиторияләр дә,  хезмәткәрләр дә җитә дигән сүз. Соңрак әлеге  укытучының  тапшырган тест анализы тискәре булуы ачыкланган.

Кымшанганнар, әмма…

Моннан берничә көн  элек укучылар  география, әдәбият, информатикадан беренче сынауларны тапшырган иде. Имтиханнар ничек үткән?

– Өч сынау да яхшы итеп оештырылган иде, әмма сыйфатын соңрак беләчәкбез. Әлбәттә, төрле кымшанулар булды. Әмма шпаргалка  кулланганнар дип әйтә алмыйм. Алар әзерләнеп килгән балаларга комачауламады, – диде Рафис Борһанов газетабыз хәбәрчесе соравына.

Министр әйтүенчә, тәүге сынауларда берничә баланы сәламәтлеге аркасында БДИга кертмәгәннәр. Ул укучылар үзләрен бик яхшы хис итмәгән, әмма  бу коронавируска бәйле түгел.

Хәлләрегез ничек, укучылар?

Казанның 183 нче гимназиясенә  күрше мәктәпләрдә белем алучы 160лап   укучы җыелган иде. Оештыручылар, ара саклыйбыз, дип кисәтеп тора. Берәүләр тыныч кына  көтә, икенчеләр  бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша.

Оештыручылар әйтүенчә,  чыгарылыш укучыларына битлек,  пирчәткәләр тәкъдим ителә. Теләсәләр кияләр, теләмәсәләр – юк.  Ә менә оештыручыларга  аны кию мәҗбүри. Бүлмәләрдә   кеше саны 12дән артмый,  утыртканда ара саклана.

– Ни дәрәҗәдә әзерлегемне белмим. Әмма мин бик тыныч.  Соңгы көннәрдә  бик нык тырыштым, аңа кадәр  бераз ял иттем. Табиб  буласым килә.  Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына барырга җыенмыйм. Анда эләгү өчен баллар җитмәячәк. Түләүле бүлеккә керергә  акча  юк.  Мәктәптә «4-5»кә генә  укыдым, – ди Арсентий Шишкин.

Камилә үзенең бик нык арыганлыгын, стресс кичерүен  яшерми. Көн саен иртәдән   сәгать 3кә кадәр  сынауларга әзерләнгән ул. Ул  100 балл  тупларга хыяллана. Теләге – теш табибы булу.

Динә Туктамышевага  сынауларга әзерләнергә   репетитор да ярдәм иткән.

– Өйдә утырсак та, иркенәймәдек. Киресенчә, дәресләр күп булды: укыдык та укыдык. Ике фәннән репетитор ялладык. Бераз курку хисе бар, әмма куркыныч түгел. Киләчәктә яхшы юрист  буласым килә, – диде Динә.

Өйдә уку укучыларның  БДИ балларына комачауламасмы?

–  Гадәттә, дүртенче чиректә үткәннәрне  кабатлыйлар. Чыгарылыш сыйныф укучылары уку программалары белән эшли белә, интернеттан да күп  мәгълүмат тупларга мөмкин.  БДИ алдыннан укучылар белән аралаштык, кәефләре әйбәт, белемнәренә ышаналар. Аларның сынауларны яхшы балларга тапшырачагына  шигем юк. Белгәнчә бирерләр, – диде министр.

Татарстанда  рус теле сынавын 17433 укучы тапшырачак. Шуларның  16598е – мәктәпне быел тәмамласа,  калганнары –  техникум студентлары һәм  узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары.

Сәрия Мифтахова

Фотолар https://mon.tatarstan.ru/ сайтыннан


Фикер өстәү