Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.
«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (15 кеше) ачыкланган.
Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (21 кеше) һәм Чаллыда (7 кеше) теркәлгән. Районнар арасында Биектау (2 кеше) әйдәп бара.
Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4823 очрагы теркәлгән, 3639 кеше (шуларның 38е – узган тәүлектә) терелгән. 1167 кеше дәвалануын дәвам итә.