БДИ барыбер үзенекен итә: таш яуса да булачак

Ниһаять килеп җитте. Бу җомгада бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Өйдә уку имтихан нәтиҗәсенә тискәре йогынты ясамасмы? Казандагы 87 нче мәктәпкә БДИга әзерлек барышын тикшерергә килгән Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка журналистларның төп соравы әнә шул булды.

Булырмы, булмасмы? Дөресен әйткәндә, укучылар арасында быел сынауны бөтенләй биреп торасы булмас дип өметләнүчеләр дә булмады түгел. Тик БДИ барыбер үзенекен итә. Таш яуса да, аннан котылып булмас, ахры. Берничә тапкыр күчергәч, ул барыбер килеп җитте.
– БДИны үткәрмәү дөрес булмас иде. Аннан баш тартып булмый. Белемсез килеш машина йөртүчене юлга чыгарып җибәрмиләр бит. Монда да шул ук хәл. Ул укучының унбер ел ничек укыганын күрсәтә. Бу тәҗрибәнең вузда башка сынауларны тапшырганда кирәге чыгачак, – диде Рафис Борһанов. – Читтән торып белем алу нәтиҗәләргә начар йогынты ясамаячак. Интернет, төрле платформалар аша укучылар сынауларга әзерләнделәр. Узган елдан начаррак бирмәсләр дип ышанам. Укучыларның барысы да югары уку йортларына керергә хыяллана.
Дүшәмбе көнне сынау рәвешендә географиядән имтихан бирдертеп карадылар. Дөресрәге, анда укучыларны түгел, өлкәннәрне сынадылар. Монда БДИ үткәрү өчен әзерлекне: эпидемиологик куркынычсызлык чараларының ни дәрәҗәдә үтәлүен, биремнәрне тапшыру технологияләрен тикшерделәр. Министр әйтүенчә, бу көннәрдә 83 имтихан бирү пункты сынау уза, бу эштә 5 меңгә якын кеше катнаша. Әгәр берәр кимчелек булса, барысы да төзәтеләчәк. Министр шуңа күрә яңа мәктәпне түгел, элек төзелгәнен сайлаган да инде. Әлеге мәктәптә исә барысы да Роспотребнадзор таләпләренә туры килә. Сүз уңаеннан, географиядән чын сынауны нибары 226 укучы гына бирәчәк икән.
Яңа шартларда имтиханны ничек тапшырырга туры киләчәк? Мәктәп ишегалдындагы асфальтка кызыл белән ара калдырып, сызыклар сызылган. Укучылар мәктәп эченә шушы аралыкны саклап үтәчәк. Безне дә имтихан пунктына шул тәртиптә уздырдылар. Ишектән керүгә температураны үлчәделәр. Кирәк кешегә өстәлгә битлекләр, каләм куелган. Гомумән, имтиханга битлек-пирчәткә белән киләсе дигән таләп тә, кимәскә дигән чикләү дә юк. «Табиблар барысын да белә, пандемия чорында балаларны бакчаларга кизү төркемнәренә йөрттек. Вирус йоктыруга юл куймадылар. Аларның тәҗрибәсе бар. Укучыларның тышкы кыяфәтенә, башка билгеләргә карап, сынауга кертү-кертмәүне хәл итәчәкләр», – диде баш педагог.
Үзгәрешләргә килгәндә, быел укучыларга аттестатларны алдан ук тапшырдылар. Сынауны вузга баручылар гына бирәчәк. Барлыгы 400ләп укучы фикерен үзгәртеп, БДИ тапшырудан баш тарткан. Гомумән, сынау барлыгы 18140 кешенең башыннан үтәчәк. Шуларның 16654е – быелгы чыгарылыш укучылары, калганнары – мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары. Быел математикадан база сынавы үткәрелмәячәк. Шул ук вакытта математикадан профиль сынавында 10 мең 356 укучы катнашачак. Укучыларның күбесе җәмгыять белемен (7000), физиканы (4197), биологияне (3589), химияне (2843) сайлаган.
Шпаргалка табу укытучыларны ни дәрәҗәдә кызыксындыра, моның өчен аларга түлиләрме? Журналистларны әнә шул сорау да кызыксындырды. Министр әйтүенчә, һәр укытучы үзенең укучысының имтиханнарны яхшы бирүен тели. Шпаргалканың укучыга кирәге дә юк.
– Укучылардан, имтиханны уңышлы бирү өчен нишләргә кирәк, дип сораганым бар. Алар кырт кисеп, белем кирәк, диделәр. Шпаргалка теләсә кайсы укучының игътибарын читкә юнәтә. Шпаргалка белән тотылганнар шунда ук куып чыгарылачак. Аны куллану вузга кергәч тә ачыкланырга мөмкин. Күзәтүчеләр киләсе елның март аена кадәр видеоязмаларны тикшерә. Ел ахырында сине деканатка чакырып, мактыйсы урынга укудан җибәрсәләр, бер дә күңелле булмаячак. Балалар өйрәнсен өчен сынау имтиханнарын күп оештырдык, – диде Рафис Тимерханович. Ул шулай ук имтихан биремнәрен сатам диючеләргә дә ышанмаска кушты. Биремнәрне беркем белми.
Быел мәктәпләр укуны читтән торып тәмамлады. Яңа уку елы башында коронавирусның икенче дулкыны яный калса, балалар кабат өйдә укырмы? Министрлыкта бу мәсьәлә турында сөйләшү булганмы?
– Бүген моны Россия Сәламәтлек саклау, Мәгърифәт министрлыклары да, Роспотребнадзор белгечләре дә фаразлый алмый. Теләсә кайсы вакыйгага әзер булырга кирәк. Сентябрьдә, октябрьдә буламы – бу хакта берәү дә белми. Бер-беребезне теләсә нәрсә белән куркытып була. Әйтик, глобаль җылыну, астероидлар төшү… Без яңа шартларда яшәргә өйрәндек. Читтән торып укыту буенча тәҗрибәбез бар. Укучылар да, укытучылар да дүртенче чиректә аеруча мәшгуль булды. Электрон платформалар камилләштерелде. Барлык яхшы әйберне дә кулланачакбыз. Бүгенге шартларда без барысын да оештыра алабыз, – диде министр.
Имтиханнар 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 24 июльдән 8 августка кадәр өстәмә көннәр билгеләнгән. БДИны уңышсыз тапшырганда, аны кабат бирү каралмаган. Августта өстәмә көннәрдә дәүләт имтиханы комиссиясе карары белән авыру яки башка җитди сәбәпләр аркасында катнаша алмаучылар гына сыналырга мөмкин. Сынау нәтиҗәләре 10 – 14 көн эчендә игълан ителәчәк.
Сәрия Мифтахова
БДИга нинди таләпләр куелган?
*Бинага кергәндә, медицина хезмәткәрләре тән температурасын үлчәячәк.
* Катнашучылар арасында ераклык 1,5 метрдан ким булмаска тиеш. Имтиханга керү пунктында аралыкны билгеләгән тамга куела.
* Парта артында да шул ук ераклык калдырып, зигзаг формасында утыртачаклар.
*Имтихан бирү бүлмәләре дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртелеп, җилләтеләчәк.
* Оештыручылар битлек, пирчәткәдән кертелә.
*Бинада, аудитория һәм бәдрәфләрдә антисептик куела.
*Суны бер тапкыр кулланыла торган савыттан гына эчеп була.


Фикер өстәү