Хезмәт базарында ниләр бар?

Базар икътисадына күчкәч, Россиядә эшкә яллауның рәсми булмаган төрләре дә таралды бит. Заказчы эшчеләр белән эшнең күләме һәм түләү мәсьәләсе турында телдән генә килешә дә, акчалата хакын бирү вакыты җиткәч, аларны «чөя», ягъни бер тиен түләми генә куып җибәрә. Хезмәт базарындагы мондый башбаштаклык инде өч дистә елга якын дәвам итә.

Хезмәт кенәгәсеннән башка һәм язма килешү төземи генә эшләгәч, суд каршына барып үз хокукыңны яклый да алмыйсың. Намуссыз эшмәкәрләр, вакытлыча эшкә алганда, ялланып эшләүчеләрнең хокуксызлыгыннан бик теләп файдаланалар: меңләгән һәм йөз меңләгән кеше эшләгән эше өчен хакын ала алмыйча тилмереп йөрергә мәҗбүр була. Рәсми рәвештә теркәлеп эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы айлар буе тоткарланганда, кулында кәгазе булмаганнар ни эшли алсын инде? Кризис көчәйгәндә, массакүләм эшсезлек артканда, хезмәт килешүеннән башка гына булса да вакытлы эшкә урнашу да бәхет булып санала.

Соңгы көннәрдә Россиянең Югары суды теркәлми генә эшләүчеләрнең хакын хаклый торган мөһим карар чыгарды. Гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе җирле судларның язмача килешүсез генә эшләнгән эшләр өчен түләү мәсьәләсендәге эшче белән эш бирүче бәхәсе турындагы карарларын яңадан карады һәм: «Түләргә!» дигән хөкем чыгарды. Гадел хөкем булмас иде, үзенең хокуксызлыгы белән килешмичә бер Екатеринбург кешесе, суд баскычлары буйлап атлый-атлый, Югары судка кадәр барып җиткән. Ул бер оешма белән зур түбә ябу турында телдән генә килешкән дә өч ай эчендә 850 190 сумлык эш башкарган: 7 500 квадрат метрлык түбә япкан. Эшләгәннең хакын сорап баргач, аңа ишеккә күрсәткәннәр: күргәнебез дә юк сине, янәсе. Күпләр өчен бик таныш вазгыять бит инде бу. Район суды, язмача килешү булмау сәбәпле, аның дәгъвасын канәгатьләндермәгән. Өлкә судында да райондагы коллегалары белән килешкәннәр. Тик оттыручы үзенең җиңелүе белән ризалашмаган, Югары судка кадәр барып җиткән. Югары суд коллегиясе, эшнең материаллары белән танышканнан соң, дәгъва белдерүченең дәлилләре белән килешкән, түбәндәге судларның ялгыш карар чыгаруы ачыкланган. Югары судтагы казыйлар Гражданлык кодексыннан зыян күрүченең хокукларын яклый торган берничә статья тапканнар. Баксаң, язмача рәсми хезмәт килешүе төзелмәгәндә дә, эшнең башкарылуы турында башка дәлилләргә таянып, намуссыз эшмәкәрләрне авызлыкларга – ялланып эшләүчеләрнең хакын түләттерергә мөмкин икән.

Югары судның карары аумакайлыкка чик куя: килешүнең булмавы заказчыны эш өчен түләүдән азат итми. Кыскасы, эш эшләнгән һәм кабул итеп алынган икән, аның өчен түләргә туры киләчәк. Әлбәттә, койрыгын сыртка салырга яратучы заказчыларны түләргә мәҗбүр итү өчен заказның үтәлүен дәлилләргә туры киләчәк. Эш судка барып җитә икән, шаһитларың булсын, үзара язышу да дәлил була ала мондый чакта. Димәк, телефондагы хәбәрләрне дә сакларга туры киләчәк.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү