Суыткыч откан «ВТ» укучысы Саймә әби Харисова: «Бу хәбәрне ишеткәч, сөенүдән авып китә яздым»

Быелның икенче яртыеллыгына газетабызга язылучылар арасында «Елмай» сөт комбинаты  белән  берлектә уйнаткан суыткыч Әлмәт районының Яңа Кәшер авылына китәчәк.  Бүләк иясе 80 яшьлек Саймә әби Харисова иртәнге сәгать 4тә торып,  автобуска утырып, редакциягә берүзе генә килеп җитмәсенме?! Беренче сүзе: «Бу хәбәрне ишеткәч, сөенүдән авып китә яздым».

Газетабызның бүләге «Ватаным Татарстан»ны кечкенәдән үк укып өйрәнгән, аннан бүгенгә кадәр аерылмаган Сайма апага эләкте. 800ләп кеше арасыннан җиңүче булды ул! Бүләк тапшыру тантанасында газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова: «Елмай» компаниясе белән берлектә эшләнгән бәйрәм бу. Аларга гозеребезне кабул итеп, без теләгән матур суткыч бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт. Саймә апа, гомер буе колхозда эшләгәнсез, газетабыз турында  бөтенесен дә беләсез. Бүләкнең рәхәтен күрергә язсын. Суыткычны  һәрвакыт тутырып торырлык бәрәкәт бирсен», – диде. Суыткычны «Елмай» сөт комбинатының коммерция директоры Рафис Хайбулов белән бергәләп тапшырдылар. «Бүләк иясен  бик дөрес тапкан. Алга таба да  газетаны укыгыз, «Елмай» маен ашагыз. Саймә апа, һәрвакыт  шулай яшь булып калыгыз, – диде  Рафис әфәнде. – Мондый изге эшләрдә еш катнашабыз, генераль директорыбыз Рәис Шәйхетдинов  һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Сөтне эшкәрткәндә дә ул, халык тәмле, сыйфатлы май ашасын дип тырыша».

Әбекәй – чын татар карчыгы. Күңеле дә башына япкан ак яулыгы кебек чиста. Суыткычны ул дога укый-укый,  игелек китерсен, дип теләп ачты. Юмарт булсаң, Аллаһы Тәгалә сиңа көтелмәгән җирдән бирә диюеләре хак икән. Әбинең 16 ел элек өе янып беткән булган. Бердәнбер улы Фәрит кайгыга баткан әнисен юату чарасын тапкан. Иң беренче булып: «Әнкәй, кайгырма», – дип колагына алтын алка киерткән. Суыткычны кредитка алып  биреп, аны түләгән. Баланың баласы балдан татлы, диләр.  Оныгы фатир алган булган,  Яңа ел алдыннан үз суыткычын аңа бүләк иткән. «Әни, үзеңнекен кызганмаган идең, Аллаһы Тәгалә менә сиңа өр-яңаны бирде», – диде улым, суыткыч оту хәбәрен ишеткәч», – диде Саймә әби.  Әлегә кадәр  суыткычы булмаган.  Мунча өйалдында күршеләр биргән бер искесе генә бар икән. Менә хәзер яңасы булачак. Саймә әби әйтүенчә, ул мондый бүләкле булырмын дип өметләнмәгән. Үз гомерендә читтән  ике зур бүләк эләккән аңа. Берсе –  лаеклы ялга чыкканда  келәм, икенчесе – өй янгач бирелгән  сыер. Менә монысы – өченчесе. Газетабызны көтеп алучы, аның сүзен-сүзгә укып барган, барлык журналистларын белеп, язмаларына карата үз фикерен әйтә алучы тугрылыклы дустыбыз Саймә әби моңа лаек.

Ул ялгызы гына яши, улы Фәрит Әлмәттә гомер итә. Кайтып, әнисенә гел булышып тора икән. «Балам да, оныкларым да тәүфыйклы булды», – дип сөенә. Бу яшьтә шуннан артыгы кирәкме соң?!  Үзе дә бик тырыш. Бакчасында 200 төп помидор, кишер, суган һәм башкасын үстерә. Улы теплица корып биргән. Көч булганда, эшләп торырга язсын, ди.

Язмыш аны әледән-әле сынап торган.  Саймә – Урсалабаш авылы кызы. Аңа 12 яшь чагында әнисенең туган авылы Яңа Кәшергә күченгәннәр. Әтисе  Шакир яу кырында үлгән, кечкенә Саймә бишектә калган. Гаиләдә – өч бала. Бер абыйсы – 3, икенчесе 65 яшьтә  якты дөнья белән хушлашкан. Бүген бертуганнары калмаган инде.  24 яшьтә кияүгә чыккан,  ире кыйнагач, 9 айлык улы белән аерылып кайткан. Абыйсы икесен дә үз гаиләсенә сыендырган, биш ел бергә яшәгәннәр. 30 яшьтә  Саймә  апа йорт җиткезеп чыккан. Колхоз идарәсе  техника белән ярдәм итсә, үзенә  урманга барып утын кисәргә туры килгән. Әнисе Кафия белән йортның нигезен салганнар.  Аерылып, ун ел торганнан соң, икенче тапкыр бәхетен сынап караган. Бу ире белән 21 ел яшәгәннәр, моннан 22 ел элек ул  бакыйлыкка күчкән. Уртак  балалары 9 айлык чагында, күз тиеп, вафат булган. Хәсрәтләрне күп күрсә дә, зарлана белми ул. Авырлыкларны тормыш сынавы дип кабул итә. Янгын аеруча күңеленә тиеп калган. Тормышы турында гәпләшеп утырганда, бу хакта берничә тапкыр искә алды ул.

– Июнь аенда Әлмәткә киткән идем, кайтсам, бөтен өй янып беткән.  Пенсия кенәгәсе генә калган иде. Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров ярдәме белән,   4 ай дигәндә, яңа йорт салып бирделәр. Апа, яхшы эшләгәнегез өчен булыр, диде ул. Икенче тапкыр мунчабыз янды. Катырак яккан булганбыздыр, күрәсең.  Колхозда 43 ел буе бухгалтер булып эшләдем. Гадел булдым, хәрәмгә кул сузмадым. Шушы еллар эчендә 6 тапкыр колхоз рәисе алышынды. Барысы белән  дә килешеп эшләдем, – ди Саймә әби. – Ярдәм итүчеләргә догалар укыйм. Суыткычны бүләк иткән өчен дә рәхмәтем чиксез. Үзем кешеләргә начарлык теләмәгәнгәме, янәшәмдә һәрвакыт яхшы кешеләр булды. Бу  сөенечле вакыйганы  һаман да төш кебек хис  итәм. Үз-үземә: Уян, Саймә, өн бу», – дим. Яраткан газетамны чыгаручы хезмәткәрләр белән танышу да насыйп булды бит. Кайчан күрер идем әле сезне? Бирәм дисә колына, чыгарып куя юлына, диләр  бит. Икеләтә бәхет бу.

Сәрия Мифтахова

Илдар мөхәммәтҗанов фотосы

Әлфия Хәлиуллина видеосы


Фикер өстәү