300 меңенче сертификат тапшырылды

Юбилей сертификатына ия булучылар – Сабада яшәүче Исмәгыйловлар гаиләсе.  Самина – Эльвина һәм Ринат Исмәгыйловларның көтеп алынган беренче баласы. Эльвина һөнәре буенча – шәфкать туташы. Хәзер ул барлык вакытын сабыена багышлый. Ире Ринат балалар иҗат үзәгендә эшли.

– Кызыбыз тугач, бик шатланган идек. Акчалата матди ярдәм булгач, тагын сөендек, – ди яшь ата белән ана. – Сертификаттан тыш өстәмә түләү дә алачакбыз.

Өстәмә түләү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча күрсәтелә. Республикада авыл җирендә өч елдан да ким яшәмәгән һәм беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан аналарга – 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченчесен тапканнарга – 100 мең сум бер тапкыр түләү каралган.

Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы айларда республикада ана капиталы сертификатын сайт аша рәсмиләштерү очраклары арткан. 6370 гаиләгә сертификат Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итмичә генә бирелгән.

Ана капиталы сертификаты 2007 елда тапшырыла башлады. Ул вакытта гаиләдәге  икенче балага күрсәтелүче ярдәмнең суммасы 250 мең сум иде. Хәзер ике балага 616 617 сум каралган. 2020 елның гыйнварыннан сертификат гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган сабыйларга да бирелә. Аның күләме – 466 617 сум. Ана капиталы акчасын гаиләләр күбесенчә торак шартларын яхшырту өчен тота.


Фикер өстәү