Киләсе елдан Россиядә әтиләргә дә «ана капиталы» бирелә башлаячак. Халыкның күпчелеге бу хәбәрне сөенеп кабул итте. Ниһаять, әтиләргә дә йөз белән борылдылар дигәнрәк фикерләрне еш ишетергә туры килде. Әмма араларында хөкүмәтнең бу ниятеннән канәгатьcезлек белдерүчеләр дә табылды.
Соңгы арада «ана капиталы» тирәсендә яңалыклар гел булып тора анысы. Баштарак киләсе елдан аның күләме артачагы билгеле булды. Хәзер беренче бала тугач бирелә торган 483881,83 сумлык «ана капиталы» киләсе елдан 503237 сумга җитәчәк. Икенче бала өчен бирелгәне 665009 сум булачак. Әлегә аның күләме 639431,83 сум тәшкил итә. 2022–2024 елларда Россиядә ана капиталы түләүгә бюджеттан барлыгы 1,6 триллион сум акча сарыф итәргә җыеналар.
Әтиләргә дә биреләчәк «ана капиталы»на килгәндә, Россия Пенсия фондыннан хәбәр итүләренчә, аңа, иң беренче чиратта, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баласын яки 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче баласын ялгызы гына тәрбияләүче әти кешеләр дәгъва итә алачак. Әни кеше үлеп киткән гаиләләргә дә ана капиталы биреләчәк. Ир-ат беренче баланы бердәнбер уллыкка алучы саналса, моңа кадәр дәүләт ярдәменә хокуктан файдаланмаган булса һәм уллыкка алу турындагы карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән очракта да ул ана капиталы алуга хокуклы. Бу мөмкинлектән суррогат ана ярдәме белән әти булган гаилә башлыклары да файдалана алачак. Төгәлрәк әйтсәк, әгәр ир-ат үзе өчен суррогат ана тудырган балаларның бердәнбер якыны буларак танылса, соңыннан никахлашса һәм үз балаларын уллыкка (кызлыкка) алган хатыны белән бергә гаиләдә тәрбияләсә, ул шулай ук ана капиталын алырга мөмкин.
Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы, «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» иҗтимагый төбәк оешмасы рәисе Артем Кузнецов моны күптән кертелергә тиеш булган, кирәкле ярдәм дип саный.
– Без моны күптәннән тәкъдим итеп килдек инде. Яшерен-батырын түгел, бездә әтиләрне иң соңгы чиратта гына кайгырталар бит. Әни кеше баланы тугыз ай буе йөрәк астында йөртә, якты дөньяга тудыра – монысы аңлашыла. Әмма гаилә өчен, баланың җитеш тормышта яшәве өчен төп җаваплылык әти кеше җилкәсенә төшә бит. Миңа калса, дәүләтнең бу ярдәмен «Гаилә капиталы» дип атасаң, дөресрәк булыр иде, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
Ил күләмендә Әтиләр көне кертүне дә кирәк дип саный белгеч.
– Бу көн әтиләрнең абруен күтәрергә ярдәм итәр иде. Юкса безнең гаилә сәясәте әле дә булса бик нык аксый. Традицион гаилә кыйммәтләре элеккеге кебек беренче урында түгел. Яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Иң элек карьера ясау ягын карыйлар. Беренче баланы да шактый олыгаеп – 27 яшьтә табалар хәзер, – ди күп бала атасы Артем Кузнецов. – Гаилә тормышын алып барган әти кешеләргә өстәмә ярдәм чаралары кертелсә дә комачауламас иде. Балалар күбрәк булган саен, аларга күрсәтелгән матди ярдәм дә шулкадәр зуррак булырга тиеш. Әйтик, беренче бала өчен ипотеканың – 30 процентын, икенчесе тугач, тагын 30 процентын капласалар, өченче бала тугач исә ипотеканы автомат рәвештә япсалар да яхшы булыр иде. Бала туган саен ата-анага түләнә торган ял көннәре санын арттырсалар да комачауламас.
Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче Ислам Харисов бу хәбәрне шатланып кабул иткән. 13 һәм 15 яшьлек кызларын ялгызы тәрбияләүче әти кеше бу акчаны нинди максатта файдаланачагын да уйлап куйган инде. «Балалар үсә, аларны укырга кертәсе булачак. Капитал бирә калсалар, ул акчаны кызларымны укытуга тотачакмын», – ди әти кеше. Билгеле булганча, бүген «ана капиталы»н билгеле бер максатларда гына кулланырга рөхсәт ителә. Бу акчаны баланың торак шартларын яхшыртуга, укыту, пенсиянең җыелма өлешен формалаштыру, инвалид бала өчен кирәкле товар һәм хезмәтләр алу өчен тотарга ярый.
Ярый димәктән, хөкүмәтнең бу тәкъдимен ишетүгә, әтиләргә «ана капиталы» бирергә ярамый, диючеләр дә табылды. Рус православие чиркәве вәкилләре суррогат ана ярдәмендә әти булган ир-атларга акчалата ярдәм күрсәтүгә кискен каршы чыккан. «Мондый юл белән ата-ана булу дин тарафыннан тыелган, зур гөнаһ. Мондый гөнаһка барган кешеләргә ярдәм итү – ахмаклык», – дип каршы чыккан алар. Ислам дине бу мәсьәләгә ничек карый? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, болар – икесе ике мәсьәлә. «Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам: «Бирә торган кул сорый торган кулга караганда хәерлерәк», – дигән. Бу очракта бирә торган кул – хөкүмәт тарафыннан илдәге һәркемгә акчалата ярдәм күрсәтелсә дә, зыяны юк. Суррогатлык гөнаһ булуына килгәндә, монысы – икенче мәсьәлә. Дин ягыннан караганда, ул, дөрестән дә, зина кылу белән бер дәрәҗәдәге гөнаһ, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә каршы килү санала. Әмма үз гөнаһы өчен һәркем Аллаһы Тәгалә каршында үзе җавап бирәчәк. Монда икесен бергә бутарга кирәкми», – дип ачыклык кертте безгә Рөстәм хәзрәт.
Динә Гыйлаҗиева
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat