Мишустин Алабугада «Европа — Көнбатыш Кытай» юл коридоры төзелеше турында фикер алышуда катнашачак

Бүген, 10 июль, Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак. Биредә ул «Европа — Көнбатыш Кытай» автомобиль юлын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак.

Шулай ук аның «Алабуга-Волокно» җәмгыятенә баруы да планлаштырылган. Корылманы ул Михаил Мишустин аны Идел буе федераль округында Президентның вәкаләтле вәкиле Иван Комаров, вице-премьер Марат Хөснуллин, Россия финанслар министры Антон Силуанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм транспорт министры Евгений Дитрих белән бергә караячак. 12дә «Европа — Көнбатыш Кытай» юлы төзелеше буенча киңәшмә башланачак.


Фикер өстәү