Федераль авыл Сабантуен үткәрү мәсьәләсе хәл ителде

Быелның 25 июлендә Мөслим районында үтәр дип планлаштырылган федераль авыл Сабан туе булмаячак. Аны кичектерү дә каралмаган. Сәбәбе – коронавирус пандемиясенең дәвам итүе, дип хәбәр иткән «Татар-информ»га Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Мөслим районында федераль авыл Сабан туен Татарстанның 100 еллыгына багышлап үткәрү ниятләнгән иде. «Киләсе елда бу Сабан туен Мөслимдә үткәрербез дип ниятләдек. 2021 елда федераль авыл Сабан туен Мордовиядә уздырырбыз дип сөйләшүләр башлаган идек. Димәк, Мордовиядә үтәсе Сабан туе 2022 елга күчә», – дип аңлаткан вице-премьер.


Фикер өстәү