«Халык контроле» системасына ярты елда 39 меңнән артык мөрәҗәгать кергән

Халык аптырап тормый хәзер, гозере булса, «Халык контроле» системасына яза да җибәрә. Ул чишелгәч, яңасын яза, чишелмәсә дә, тукталып калмый. Татарстан Министрлар Кабинетында булган брифингта республикада эшләп килүче «Халык контроле» системасының  ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Татарстан мәгълүмати технология һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, модерация хезмәтенә көн саен халыктан 287 заявка керә. Шуның 36 проценты кире кайтарыла, чөнки ул мөрәҗәгатьләр йә аңлашылып бетми, йә сурәтләр сыйфатсыз була. Бер заявкада әллә ничә сорау күтәрелсә дә, җавап бирү кыенлаша. Һәр мөрәҗәгать тулы һәм аңлаешлы булырга тиеш. Ярты ел эчендә халыктан 39 меңнән артык заявка кергән. Халык нинди дә булса мәсьәләне хәл итүне сораудан тыш, эш барышына бәя дә бирә, үз фикерләрен дә белдерә, теләк-тәкъдимен дә җиткерә. Әлеге системада 32 мең кеше аеруча активлык күрсәтә икән. Аларның 61 проценты – хатын-кызлар. Яшьләренә килгәндә, 25 – 43 яшьтәгеләр.

Сорауларны күп кеше ачыктан-ачык бирә. Андыйлар җибәргән язмаларны башкалар да ачып укый, таныша ала. Яшерен заявкалар исә мәсьәләне хәл итүче оешмаларга гына ачыла. Иң күп сораулар әйләнә-тирәне төзекләндерү, юл төзелеше һәм ремонты буенча юллана. «Ябык» хатларның байтагында торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегендә килеп чыккан проблемаларны язалар. Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әйтүенчә, быел вазгыятькә бәйле тест режимында ике яңа категория өстәлгән. Берсе «Янәшәдә ветеран яши» исеме астында теркәлсә, икенчесендә «Ковид-19» яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә кагылышлы сораулар урнаштырыла.

Ветераннарга кагылышлы 29 заявка кергән. Дүртесе чишелү алдында, калган үтенечләр хәл ителгән инде. Әйтик, Казандагы Имәнлек урамында урнашкан сугыш ветераннары йорты тирәсендә юллар начар булу сәбәпле, кышын гына түгел, җәен дә үтеп йөрү кыенлык тудырган. Шул уңайдан гозер килүгә, ул Казандагы башкарма комитетка җибәрелгән. Түбән Кама, Тукай районнарында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәлләрен төзекләндерү мәсьәләсен күтәргән. Ковид-19га кагылышлы мөрәҗәгать язучылар күрсәтелүче хезмәтләр, волонтерлар эшчәнлеге белән кызыксынган һәм күпкатлы йортларда саклану чаралары күрелмәвен, битлекләр, пирчәткәләр, йогышсызландыру чараларын табып булмавын бәян иткән. Ул сорауларның 83 проценты чишелеш тапкан инде.

Сәрия Сабурская әйтүенчә, бер генә заявка да читтә калмый, кешегә мәсьәлә тулысынча хәл ителгәч кенә җавап бирелә. Эш барышын районнардагы башкарма комитет җитәкчеләре яки аларның урынбасарлары контрольдә тота. Гозерне чишү еш кына җирле үзидарә органнары җилкәсенә төшә. Мәсьәләләр республикада даими эшләп килүче «Безнең ишегалды», бистә эчендәге юлларны төзекләндерү, авыл урамнарын яктырту һәм башка программалар катнашында да хәл ителә.

Спикер Актаныш, Әлки, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Саба, Түбән Кама районнарында бу җәһәттән эшнең оешкан төстә алып барылуын әйтә. Аларда халык үтенечен билгеләнгән вакытта хәл итү ягын кайгырталар. Кама Тамагы, Алабуга, Әлки, Лаеш, Балтач, Югары Ослан районнарында исә бу уңайдан күрсәткечләр начар: «Халык контроле» буенча кергән үтенечләр буенча эш җитәрлек башкарылмый. Юкса, ул җирлекләрдән килгән мөрәҗәгатьләрнең дә күбесендә тирә-юньне төзекләндерү, юл төзелеше һәм ремонт эшләре алып бару мәсьәләсе кузгатылган була. Кайбер очракта сорау үтәлсә дә, миннән киткәнче, иясенә барып җиткәнче, дип кенә башкарыла. Бу хәл яңа гаризалар язуга сәбәп була. Кайчакта, киресенчә, бер үтенеч үтәлгәч, кешенең бу системага тагын да ышанычы арта һәм икенчесен җибәрә. Сәрия Сабурская фикеренчә, район хакимияте эшне яхшы оештырган җирлекләрдә халык та сорау-үтенечләр белән активлык күрсәтә. Мәсьәлә башкарылмаса яки туктап калса,  прокуратура хезмәткәрләре дә җәлеп ителә.

«Халык контроле»нә Казандагы җир асты һәм җир өсте кичүендә лифтлар эшләмәве буенча да мөрәҗәгатьләр кергән. Алар вакытлыча эшләп ала да тагын туктап кала. Сәламәтлек саклау тармагы буенча да гозерләр аз түгел. Исерткеч эчемлекләрне тиеш булмаган урыннарда сату фактларын да  җиткереп торалар. Мондый очраклар өчен билгеле бер суммада түләү дә каралган. Каралмаган урыннарда чүплекләр хасил булу турында әйтүчеләргә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар  министрлыгының акчалата бүләге көтә. Узган елларда балтырган үләне үзәккә үткәч, шул хакта мөрәҗәгать арты мөрәҗәгать юллаганнар. Быел ул уңайдан республика күләмендә максатчан чаралар күрелә башлагач, шикаятьләр кимегән.

Фәния Арсланова    


Фикер өстәү