Мәтрүшкә  кан басымы белән холестеринны көйли, йокысызлыктан коткара

Үлән чәе дигәч тә, әлбәттә инде, безнең күз алдыбызга беренче чиратта мәтрүшкә  килеп баса. Җырларда җырланган туган як байлыгы бу. Әби-бабаларыбыз мондый чәйне тәмле булганы өчен генә түгел, файдасы тисен дип кулланганнар.  

Зәңгәр мәтрүшкә  (душица обыкновенная) – күпьеллык  үсемлек, биеклеге 30 – 80 см, июль-август айларында чәчәк  ата, август-сентябрьдә  җимеше өлгерә. Мәтрүшкә корырак җирдә, урман читендә, тау битләрендә, елга ярларында үсә.

Кышкылыкка саклар өчен 20 – 30 сантиметр озынлыкта кисеп алып, очырмада яки яхшы җиллләтелгән бинада киптерәләр. Бәйләме белән саклаганда – бер ел, ваклап, нык ябылган үтә күренмәс савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була.

Зәңгәр мәтрүшкәнең файдасы ифрат зур. Ул ктабигый антибиоти булып санала. Сос­тавында корвалол, аскорбин кисло­тасы, дуп­лау матдәләре, эфир майлары күп.  Ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук  нерв авыруларыннан  да,  кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда кулланалар. Хуш исле үсемлекне баш авыртканда эчәләр һәм йокысызлыктан җәфаланганда да файдаланалар, төнәтмәсе белән баш юалар. Теш сызлаганда  чәйниләр.  Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан чистарту өчен кулланганнар. Мәтрүшкәнең эфир мае кайбер «мазь»лар составына керә. Моннан тыш, аны сабынга, помадаларга, ислемайга хуш ис бирү өчен косметикада да файдаланалар.

Сары мәтрүшкә (зверобой). Кайбер якларда бу үсемлекне ярабай дип тә атыйлар. Аның каты сабагы очына вак сары чәчәкләр алтын сыман бүрек булып оешкан. Сары мәтрүшкә – бик күп авыруларга дәва.  Халык аны юкка гына «99 авырудан дәвалау үләне» дип атамый. Аны бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар. Сары мәтрүшкә җәй башында чәчәк ата. Аның составында дуплау матдәләре, эфир мае,  глицерин, витаминнар бар. Төнәт­мәсе бөер, ашказаны, эчәк, бавыр, үт куыгы авыруларына  каршы, авыз куышлыгын чайкату өчен файдаланыла.  Психикага яхшы тәэсир итә, депрессиядән котылырга ярдәм итә.  Әмма  сары мәтрүшкәнең төнәтмәсен озак эчәргә ярамый. Ул шулай ук тиренең ультрашәмәхә нурларына сизгерлеген арттыра, шуңа күрә мәтрүшкә чәен эчкәннән соң, кояшта кызынмагыз. Тән температурасы, кан басымы югары булганда да төнәтмәне эчми торырга киңәш итәләр. Башка дарулар эчкәндә дә тыелып торырга кирәк.
Сары мәтрүшкә күпләп үскән яланда көтү көтмәскә, чабылган печән  арасында күренсә, алып ташларга кирәк. Аксыл төстәге мал­ларның (сыерларның  «Симменталь» токымы) агулануы күзәтелә. Температурасы күтә­релә, тире, борын, күз, авыз тирәләре  шешенә, кысыла. Шешенгән урыннарда җәрәхәт  барлыкка килмәсен өчен, малны тизрәк ышыкка, күләгәле урынга куарга, эчәргә су бирергә кирәк.

Әбием киңәше

*Ашказаны авыртканда 1әр кашык кычыткан, бака яфрагы, сары мәтрүшкә, ромашка чәчәген 1 литр кайнар суда пешерергә һәм 2 сәгать җылы урында төнәтергә, 1әр стаканлап, көн буена литр ярым эчәргә.

*Бер аш кашыгы коры мәтрүшкәгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга, аннан тагы 10 – 15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Соңыннан суытып, сөзеп куела. Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй кашыгы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк. Еш көйсезләнә торган балаларга да мәтрүшкә салып төнәтелгән чәй бирәләр.
Дару үләннәрен куллану тарихы

 «Тере» даруханәдән – табигать байлыкларыннан кешеләр таш гасырда ук файдаланган. Үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре турындагы мәгълүматлар буыннан буынга тапшырылып килгән. Язма әдәбият барлыкка килгәч, аларны махсус китапларга теркәп бара башлаганнар, бу исә аларны тормышта куллану даирәсен тагын да киңәйткән. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар. Андый кешеләрне «үлән җыючылар» дип йөрткәннәр. «Яшел тылсымчылар» борынгы заманнан бирле кешеләрне дәвалаганнар, аларга көч биргәннәр. Дару үләннәреннән файдалану турындагы беренче язма мәгълүматлар безнең эрага кадәр 3000 еллар чамасы элек хәзерге Гыйрак территориясендә урнашкан шумерлар дәүләтенең иң борынгы культура һәйкәлләрендә табылган. Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле табиб Әбугалисина 900гә якын үсемлекнең файдасы турында яза. Ә инде Россиядә 1581 елда беренче Даруханә палатасы ачыла, беренче «Табиб китабы» («Травник») басылып чыга. Петр I заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер дә яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә. Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә кирәк.  Безнең илдә 500дән артык дару үләне үсә. Барлык даруның 45 процентын дару үләннәреннән ясыйлар.  Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын дәвалауда кулланыла торган даруларның 80 процентка  якыны үсемлекләрдән ясала.

 

Дару үләннәрен җыйганда белергә тиешле кайбер кагыйдәләр

*Дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыю яхшы.

*Дару үләннәренең сабакларын һәм яфракларын, чәчәкләрен үсемлек чәчәк аткан чорда, ә орлык һәм җимешләрен алар өлгереп җиткәч, иртән яисә кичке якта җыю файдалы. Өлгермәгән җимеш һәм орлыкның сыйфаты начар була, дару ясарга ярамый.

*Дару өчен яраклы үлән тамырларын гадәттә көз көне җыялар.

*Әгәр дә дару өчен үсемлекнең бөтен өлешен җыярга кирәк икән, аны чәчәк ату чорында җыялар. Шулай да мәтрүшкә, әрем, бака яфрагы һ.б. кайбер дару үләннәрен ике ел аша, ландыш кебекләрне өч һәм дүрт ел аша җыярга киңәш ителә.

*Үсемлек бөресен, чәчәкләрен һәм яфракларын кайчы белән кисеп алу уңай була.

*Үсемлек тамырын пычак яки көрәк белән казып алалар.

*Җыелган тамырларны, яфракларны һәм чәчәкләрне кәрҗингә, орлыкларны тартмага яисә капчыкка, ә сусыл җимешләрне кәрзингә салу яхшы.

*Җыелган дару үләннәрен сортларга аералар һәм яңгыр үтми торган җиләс, күләгә урынга куеп киптерәләр. Киптерү өчен үләннәр чиста җәймәгә юка катлам итеп җәелсә яисә көлтәчекләр рәвешендә бәйләнеп куелса, киптергәндә берничә тапкыр әйләндерелсә, алар тиз кибә.

*Тамырларын киптерү алдыннан чиста суда юалар, эрерәкләрен, тиз кипсен өчен буйга яралар, берничә өлешкә аркылыга кисәләр.

*Дару үләннәрен киптерергә куйганнан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга кирәк.

Дарулар булмаганда, өй шартларында «яшел аптека» яки «тере аптека»ның булуы бик уңай. Ләкин дару үләнен дә табиб кушуы буенча гына файдаланырга икәнлеген онытмаска кирәк.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү