Плитәдә калган ризык бер ирнең гомерен өзә язган

Казанда бер ир-ат эшләп торган плитәгә таба белән ризык куйган һәм оныткан. Нәтиҗәдә, чак кына үлемнән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Бүген төнлә 112 бердәм номерына Мусин урамындагы 53а йорты подъездында көйгән ис чыгуы һәм бераз төтен таралуы хакында хәбәр килгән.

Төтен белән тулган фатирда янгын сүндерүчеләр идәндә яткан ир-атка тап булган. Зыян күрүчегә махсус битлек кидереп, урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ризык әзерләгәндә саксыз эш итү шундый аяныч нәтиҗәгә китергән.


Фикер өстәү