Республикада коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирусның 32 яңа очрагы расланган. 2 очрак — читтән керүче, 30 — авыру белән элемтәдә булучылар.

9 кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр — 2
18 — 30 яшькә кадәр — 5
30 — 50 яшькә кадәр — 9
50 — 60 яшькә кадәр — 5
60 — 70 яшькә кадәр — 6
70 — 80 яшькә кадәр — 2
80 — 90 яшькә кадәр — 3
90 яшьтән өлкәнрәк — 0

География:
1. Казан — 12
2. Яр Чаллы — 1
3. Әлмәт — 2
4. Баулы — 1
5. Бөгелмә — 1
6. Югары Ослан — 1
7. Алабуга — 1
8. Зәй — 1
9. Лаеш — 1
10. Лениногорск — 1
11. Түбән Кама — 2
12. Яңа Чишмә — 4
13. Нурлат — 2
14. Саба — 1
15. Сарман — 1

26 июльгә авыруның 5436 очрагы теркәлгән.
Терелгән: 4294 (+34).


Фикер өстәү