Ркаил Зәйдулла: «Президент мәкаләсе – татар дөньясында бик мөһим вакыйга»

“Ватаным Татарстан” газетасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мәкаләсе чыкты. Татар җәмәгатьчелегендә ул нинди тәэсир калдырды? Без әнә шуларны белештек.

Язучы, депутат Ркаил Зәйдулла фикеренчә, әлеге мәкалә Рөстәм Миңнехановның өлгереп җиткән сәясәтче икәнен күрсәтә:

– Бу – татар дөньясында бик мөһим вакыйга. Шактый уйланулардан соң язылган дигән тәэсир калды. Әлбәттә, иҗат әһелләре, интеллегенция өчен әллә ни яңалык юк. Әмма кем әйтүе һәм кайчан әйтүе әһәмиятле. Бу мәкалә Рөстәм Миңнехановның өлгергән сәясәтче икәнен күрсәтә. Ул халыкны бүлгәләп юкка чыгаручы көчләрнең барлыгы, әмма татар кайда гына яшәсә дә, милли тәңгәллеген саклап калырга тиеш дигән фикер әйтә. Бу бик дөрес, әлбәттә. Глобальләштерү заманының милләт иминлегенә үз куркынычлары бар. Безгә тапшырылган икән татар милләте, мәгарифе, мәдәнияте – без аны саклап калырга тиеш. Әлеге кыйммәтләр безнең буында чикләнсә, киләчәк алдында нинди хәлдә калырбыз? Милли республикаларның яшәешенә эче пошкан көчләр дә бар. Монда да, атап әйтелмәсә дә, аңлашылырлык әйтелгән. Без милли республика, аны безгә беркем дә бүләк итмәгән, халыкның атаклы уллары һәм кызлары милли дәүләтчелек өчен көрәшкән  һәм Россия составында  булса да, шуңа ирешкән. Бу – зур мирас, без аны сакларга тиеш. Президент мәгариф мәсьәләсенә дә кагыла. Ләкин федераль законнардан узып, ул да бернәрсә әйтә алмый. Булган мөмкинлекләедән файдаланып, татар мәгарифен саклап калырга, үстерергә кирәк. Без алга хәрәкәт итәргә тиеш, хәрәкәттә – бәрәкәт.


Фикер өстәү