«Икенче кулыңда прәннек булса гына авылда эш гөрли»

Соңгы елларда Балтач районы хуҗалыклары арасында ниндидер күтәрелеш сизелә. Төзиләр, яңарталар, үзгәртәләр.  Берничәсе заманча мегафермалар төзергә тәвәккәлләсә, бу матур үрнәккә иярергә әзерләр дә шактый. Заманча куәтле техникалар да артканнан-арта. Быел гына шундый дистәгә якын комбайн сатып алганнар. Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына ярдәмнәре, сөткә-иткә бәяләрнең тотрыклы торуы гына да аларга ничектер «икенче сулыш» ачарга мөмкинлек бирде шикелле.

Үз көннәрен үзләре күреп яшәргә тырышучылар арасында «Борнак» хуҗалыгы да бар. Шушы көннәрдә әлеге хуҗалыкта булырга, эшләре, кешеләре белән танышырга туры килде. Иң элек шунысын әйтергә кирәк: монда эшләре турында сөйләргә атлыгып тормыйлар. Тыйнаклык саклыйлар. Юкса күрсәтерлек эшләре, сөйләрлек яңалыклары, уңышлары да бар. Хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов: «Башкалардан әллә ни артык эшләребез юк инде», – дисә дә, быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре, саннары башканы сөйли.  Биредә алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда һәр күрсәткечтә плюс билгесе тора. Сөт-ит җитештерү дә үскән, мөгезле эре терлекләрнең баш саны да, тәүлеклек үсеш, артым алу да сизелерлек арткан. Алдагы елның алты аена караганда бозаулар да берничә дистәгә күбрәк алынган, әле алары тагын да ишәячәк (алар көтүгә өстәмә терлек кушылганга гына түгел, буазландыруда әйбәт эшләүләре нәтиҗәсе дә) дип өметләнәләр.

– Һәр эшче, һәр белгеч булсын дип тырыша. Барысы да алар хезмәте, – ди хуҗалык җитәкчесе. Мин исә сөт муллыгы өчен көрәшүчеләр янына – Борнак фермасына юл тотам. Монда да күп үзгәрешләр булган. Әмма ферма мөдире Фәрит Хәбибуллин – аз сүзле кеше, биргән сорауларга да «әйе – юк» дип кенә җавап бирә. Тик аның «телен чишәргә» бер җөмлә җитте: «Ферма юлларына таш җәйгәнсез икән…» Кайчан, ничек эшләүләрен дә сөйләде, бөтен ферманы әйләнеп, бергәләп карап та чыктык.

– Бик әйбәт булды бу, бөтен территориягә, һәрбер абзарга керү-чыгу юлларына иркенләп борылырлык итеп таш түшәлде. Бер атна элек кенә тәмамладылар әле. Бөтенесе 4400 квадрат метр мәйдан тәртипкә китерелде…

Күренеп тора: соңгы елларда абзарлар ремонты, яңаларын төзү буенча да шактый эшләгәннәр. Искеләрен зурайтып, яңартып, керү өлешләрен биегәйтеп, эчле-тышлы үзгәртеп, эшләүчеләргә дә, малларга да уңайлыклар тудырганнар (ремонтланмаган ике абзар, сыерлар кардасы гына калган). Заманча материаллар белән тышланган, эче дә заманча итеп үзгәртелгән терлекчеләр йорты  да әллә каян балкып утыра, бирегә килүчеләрне чәчәк түтәлләре каршы ала. Яңа тораклар да берничә. Бозаулар өчен ике абзар төзелгән, терлек азыгы цехы зурайтылган, траншеялар ясалган. 500 баш үгезләр өчен (бирегә ике центнердан югары үгез бозаулар күчерелә) 144 метрга 24 метрлы салкын метод белән асрау өчен абзар, җәйге лагерь, печән-салам склады төзегәннәр. Соңгысы төзелеп бетү алдында. Мин килгән көнне бер бригада төзүчеләр түбә яба иде.

Көтелмәгән чыгымнар

Түбә димәктән, ул көнне фермада берничә урында абзар түбәләрендә эш бара иде. Күптән түгел булып үткән давыл нәтиҗәләрен төзәтәләр икән. Шул хакта сорашкач, Фәрит: «Менә бу абзарның бер ягындагы, монысының ике ягындагы шиферларны, бу абзарда бер өлештә, монысында бер ягындагы калайларны алып аткан иде», – дип күрсәтеп чыкты. Давылдан соң мондагы картинаның ни дәрәҗәдә булуын күзаллап та бетереп булмый. Өермә яңа торакларны да, искеләрен дә аямаган. Бөтенесе 4000 квадрат метр түбәләренә зыян килгән. Бер миллион 800 мең сумлык калай гына алганнар. Әле эшләүчеләргә дә түләргә кирәк бит. Үзләренең механизаторларыннан ике бригада оештырып, икенче көнне үк ремонтка керешкәннәр.

Торакларны иминиятләштермәгән булганнар икән. «Бу процесс бик катлаулы, бездән әллә ниләр сорыйлар. Шәхси хуҗалыкларныкы кебек гади генә булса, бөтен хуҗалыклар да бөтен мөлкәтен иминиятләштерер иде», – диделәр. Мондый табигый бәла-казалар булып тора, хуҗалыклар алардан шактый зыян да күрәләр, әмма, мәшәкатеннән куркып, күп очракта авырлыклар алдында бергә-бер калалар да инде. «Борнак» хуҗалыгының да көтелмәгән чыгымнары миллионнар белән исәпләнә, кызганычка.

Кемгә – ашлык, кемгә – бозау

– Кичә генә хуҗалыкта эшләүчеләргә ашлык бирелде, – дип сүзгә кушыла озак еллар бригадир булып эшләүче Вәзыйх Хәкимуллин. Аптыраулы карашны күреп дәвам итә: «Ашлык кирәк дип сораучылар булган да, бөтен кешегә дә икешәр-өчәр тонна өләштеләр».

Билгеле, һәркем сөенә-сөенә алган. Ни генә дисәң дә, яңа ашлык өлгергәнче, бураларның такырайган чагы бит. Бөтен кеше дә алдан запасланып куймый, бигрәк тә мал-туарны күпләп асрый тоган Борнак кебек авылда ашлыкның артыгы булмый.

– Печәнне дә беренче каттан тугызар рулон бирдек, әле тагын бирәчәкбез, – ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Людмила Иванова. – Хуҗалык буенча 389 тонна коры печән әзерләнде, шуның 293 тоннасы хуҗалыкка бирелде. Бүгенге көнгә 38398 центнер сенаж әзерләнде. Кырда эшләүчеләребез барысы да бик тырышып, булсын дип эшләде. Язгы кыр эшләрендә иң югары күрсәткечләргә ирешкән ике механизаторга – Айрат Яшимбетов белән Ринат Нурмөхәммәтовларга бозау бирелде.

Менә шулай кызыксындыра белгәндә, таләп итеп кенә калмыйча, икенче кулга татлы прәннек тотканда гына авылда эш гөрләп бара инде. Башкача була алмый.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү