«Ак Барс» «Нефтехимик» командасын җиңде

Уен дисциплинасына бәйле кичәге проблемалар искә төште — Түбән Кама хоккейчылары өч алканың икесен күпчелектә кертте. Казанлылар бүген матчны агрессив төстә башлады, беренче ун минутта кунакларны өч тапкыр боздан «куып чыгарды». Әмма «барслар» күпчелектән файдалана алмады. Уен башында исә командалар үзара чәкәләшеп алды: бозда Михаил Фисенко һәм Роман Граборенко нидер бүлешмәгән.

Аның каравы тигез составта уйнаганда периодның соңгы минутларында Станислав Галиев, ике көн эчендә үзенең өченче алкасын кертеп, хуҗаларны алга чыгарды — 1:0.

Командалар бүген яңартылган составларда уйнады, аларда янә перспективалы яшьләр өчен урын табылган, капкачыларын да алыштырганнар. «Нефтехимик» остазының улы — һөҗүмче Дэниэль Буцаевның янә бозга чыгуын искәртеп үтик. Хуҗалар командасында шулай ук яшьләр «Барс»ының 19 яшьлек һөҗүмчесе Кирилл Крутов та күренде.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов янә бозга чыкмады, аны Канада форварды Джастин Азеведо алыштырды.

Икенче периодта хуҗаларның һөҗүме дәвам итте, бу юлы «Ак Барс»ның беренче өчлегендә чыгыш ясаучы Азеведо уңышка иреште — 2:0.

Соңгы егерме минутта кунаклар нибары ярты минут эчендә сан ягыннан өстенлектән файдаланып калды һәм исәп 2:1 булды. Әмма тиздән Галиев бүгенге матчта икенче алкасын кунаклар капкасына озатты — 3:1.

Һәм очрашуның азагында казанлыларга янә бәхет елмайды — Патрис Кормье азчылыкта «Нефтехимик» капкасына тагын бер алка кертте. Матч казанлылар файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнде.

/Татар-информ


Фикер өстәү