Әнисе 11 яшьлек баласын үтереп үзенә кул салган?

Октябрьскида 42 яшьлек хатын-кыз һәм аның 11 яшьлек улы өйдә үле килеш табыла.

Әлеге фаҗига җомга, 31 июльдә, булган. Хатын-кыз һәм аның улы элемтәгә чыгудан туктаган. Моны сәерсенеп гаилә башлыгы әнисеннән якыннарының хәлен белүен сораган. ишекне беркем дә ачмагач, слесарь чакырталар. Фатирда кан эчендә ике мәет табыла. 11 яшьлек баланың муенында һәм кулында канлы яралар булган.

Тикшерүчеләрнең башлангыч версиясе буенча, әнисе башта — баласын, ә аннары үзен үтергән. Мондый җинаятьнең сәбәбен хәзер тикшерүчеләр ачыклый – «кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Күршеләр һәм танышлары бу гаилә турында яхшы яктан гына искә ала. Бала мәктәптә яхшы укыган, әнисе аны яхшы тәрбияләгән, ә әтисе Себердә эшләгән.

Күршеләре баланың «Үтермә!» дип кычкырганын ишеткән, тәрәзәдән канга баткан кулларын күргән. Әмма бу хәлгә битараф калган…


Фикер өстәү