Фәрит Хәнифов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген – Төзүчеләр көне. Бәйрәм уңаеннан төзүчеләрне, тармак ветераннарын  төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов котлады.

«Быел һөнәри бәйрәмебезнең гамәлгә куелуына 65 ел тула, – диелә котлауда. – Төзелеш тармагының хәле башлыча төбәкнең икътисади үсешен күрсәтә. Матур биналар, яр буйлары, спорт корылмалары артында иң мөһим һәм иң катлаулы һөнәрләрнең берсе ята.  Хезмәтегезгә сокланып, һәр кешенең дә төзүче булырга батырчылык итмәвен әйтәсем килә. Бәйрәм көнендә күңел җылысы салынган эшләрегез өчен зур рәхмәтләремне белдерергә рөхсәт итегез! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим!»


Фикер өстәү