Кавын һәм тавык итеннән бик тәмле салат ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

150 г пешкән тавык ите

6-8 шакмак кавын

салат бәйләме

50 г сыр

2-3 черри помидорлары, гадәтиләрен куллансагыз да була

кунжут һәм кара борыч

кунжут мае

Ясыйбыз:

Салат яфрагын кул белән өзгәләп салабыз. Өстенә ничек телисез шулай итеп туралган тавык ите, кавын, помидо һәм телемләп, юка итеп туралган сыр салабыз. Тәменчә тоз, борыч салып, кунжут мае белән болгатабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү