Кирәк булачак:
- 3 кило помидор,
- 1 кило татлы борыч,
- 1 кило кишер,
- 1 кило суган,
- 1 стакан шикәр комы,
- 3 аш кашыгы тоз,
- 300 миллиграмм үсемлек мае,
- 1 чәй кашыгы хмели-сунели тәмләткече,
- 1 бәйләм петрушка,
- 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кирәк.
Помидорны иттарткыч аша чыгарып, кәстрүлгә салабыз һәм 20 минут кайнатабыз. Шунннан кишер (угычтан уып), борыч, суган (озынча итеп турап), тоз, шикәр комы, үсемлек мае, хмели-сунли салып, тагын 20 минут кайнатып алабыз. Газны сүндерер алдыннан гына аш серкәсен салабыз. Лечоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз. Кышка бик матур һәм тәмле ризык!