«Ул районда нефть оешмасын торгызуга омтылыш тудырды»

«Метасервис» оешмасы директоры Алексей Юдин – районыбызда хөрмәтле һәм танылган шәхес. Әлеге предприятие Минзәлә разведка-бораулау идарәсе бетерелгәннән соң, республиканың һәм районыбызның икътисады өчен гади булмаган шартларда төзелде. Ул – Алексей Георгиевичның хезмәт җимеше.

Заманында иң куәтле оешма булган Минзәлә разведка-бораулау идарәсенең бетерелүе районыбыз һәм шәһәребез кешеләренә бик авыр тәэсир итте. Бюджетка керемнәр 75 процентка кимеде. Районда нефть оешмасын торгызуга омтылыш ышаныч тудырды. Базар икътисадына әзер булмаган, нефть табуда дәүләт заказларына гына эшләргә күнеккән нефтьчеләр өчен бу мәсьәлә бик җиңел булмый, әлбәттә.

Алексей Георгиевич районыбызның Воровский исемендәге бистәсендә эшче-крестьян гаиләсендә туа. Яшь чагыннан ук әтисез кала, бик иртә әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә башлый. Авылда сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген Курья сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы булып башлап җибәрә. Бер ел эшләгәннән соң армия сафларына алына: Оренбург өлкәсенең Тоцкий шәһәрендә артиллерия полкында разведканың яктылык күренешләре һәм үзенчәлекләрен өйрәнү буенча взвод командиры урынбасары була, топография серләрен ныклап үзләштерә.

Армиядән кайткач, Минзәлә разведка-бораулау идарәсендә вышка монтажлаучы булып эшли башлый. Идарәдә бераз эшләгәннән соң, Губкин исемендәге Мәскәү дәүләт нефть институтына укырга керә, бораулау кафедрасында укый, аны кызыл дипломга тәмамлый. Тырышлык белән белем туплаган яшь белгеч зур тормыш юлына ныклы адымнар белән кереп китә. Минзәлә разведка бораулау идарәсендә тырыш, булдыклы егетне данлыклы бораулау мастеры Алексей Елизаров күреп ала, аны үз бригадасына эшкә дәшә. Алексей Юдин җитәкләгән инженер-техник хезмәт, 104200 метр тау ятмаларын бораулап, Көнбатыш Себер буенча «ГлавТюменьнефтегаз»да Бөтенсоюз ярышында беренче урынны яулый. Шул чакта ук ул предприятиенең инженер технологлары арасында производствоны оста оештыручы итеп таныла, торбалар белән бораулауда инновацион карарлар кабул итә, производствога өзлексез прогрессив алымнар кертә, бораулау эшләрен камилләштерә, технологик процессларны яңарта. Һәр эшкә җитди карашлы, техника белән кызыксынучан кеше буларак, Алексей белемен эштә камилләштерә. Белемен, осталыгын, сәләтен күреп, аны хезмәт баскычларында да күтәрә тордылар.

Аны РИТС-2 начальнигы урынбасары итеп күчерәләр, аннан соң Покачи шәһәрендәге РИТС начальнигы итеп билгелиләр. Хезмәт коллективы аны Минзәлә разведка бораулау

идарәсенең профсоюз рәисе итеп тәкъдим итә һәм аны бу вазыйфага сайлап куялар. Алексей Георгиевич эшчеләр, бригадалар арасында социалистик ярыш оештыруда башлап йөри, нефтьчеләрне диңгездә ял иттерү өчен юлламалар юнәтә. Шулай ук эшчеләргә хуҗалык исәбе белән коттеджлар төзү, балалар бакчалары, мәктәпләр турында кайгырта. Әлеге эштә 1993 елның азагына кадәр хезмәт куя. 1994 елның башыннан алып хәзерге көнгә чаклы «Метасервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне җитәкли. Мондый оешма Минзәлә районында бердәнбер, ул хәзергә чаклы Татарстан Республикасы, Пермь крае, Самара һәм Оренбург өлкәсе территорияләрендәге нефть компанияләренә хезмәт күрсәтә. Аның оешмасы бораулау вышкаларын монтажлый, мәйданнар әзерли. Оешманың эшчәнлеге яңа нефть ятмалары табылган урыннарга бораулау станокларын бер урыннан икенче урынга күчерү, илтеп кую, сүтеп җыю белән бәйле. Бу оешма «Роснефть» һәм «Лукойл» компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән кече һәм урта бизнесның эшмәкәрлеккә ярдәм итү «Лизинг-Грант» республика программасы буенча предприятиене киңәйтү максатында зур заказларны үз вакытында эшләп чыгу өчен төрле җиһазлар, махсус техникалар сатып алына. Тибрәнү прессы белән кысу методы буенча стена блоклары җитештерү өчен кече производство линиясен алып кайттылар. Шул линияне урнаштырганнан соң блоклар чыгара башладылар.

Акыл сатып акыллы булып булмый, диләр халыкта. Алексей Георгиевич акыл җыя белә. Ул аны хезмәттәшләре, авылдашлары белән аралашканда да, чит җирләрдә йөргәндә дә бөртекләп җыядыр. Нефть индустриясендә нәтиҗәле эшләве белән беррәттән, район Советы депутаты буларак, аның халык мәнфәгатьләрен даими кайгыртуын ачык күрәбез. Һәр кешенең үз төбәген иң матур, иң бай, яхшы, талантлы кешеләр яши торган җир итеп күрәсе килә. Аның туган авылы өчен йөрәк кушуы буенча кылган яхшылыкларын әйтеп тә, санап та бетерерлек түгел. Ул ел саен Сабантуй уздыра, Минзәлә разведка-бораулау идарәсендә эшләгән элеккеге нефтьчеләрне дә онытмый, барлап тора, аларны төрле бәйрәмнәрдә чакырып сыйлый.

Хәйриячелек өлкәсендә үзләреннән зур өлеш кертеп, шуның өчен 2010 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кулыннан бүләк алган 38 кеше арасында безнең районнан Алексей Юдин да булды. Аның хәйриячелеге дини учреждениегә ярдәм итү, атап әйткәндә, Воровский бистәсендәге ташландык чиркәүне төзекләндерү, йортларга капиталь ремонт ясау белән бәйле булды. 2010 елда авылда дин йорты күпләрне сокландырырлык итеп ремонтланды, хәзер ул авылга ерактан ямь биреп тора.

Мәшәкатьләр көннән-көн арта гына тора. 2007 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, 700 гектар җир алып эшли башлады, хәзер тагын 300 гектар җир алды. Булдыклы эшмәкәр ул җирләргә бодай, күпьеллык үлән, кишер чәчте, бәрәңге, кәбестә,

суган утыртты. Шулай ук хуҗалыкта 100 баш мөгезле эре терлек, 450 баш сарык тота. Узган ел хуҗалыкта бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 26 центнер тәшкил итте. Ташландык алма бакчасын торгызды, авыл халкын эшле итте. Аның тырышлыгы белән Воровскийдагы буаларга балыклар җибәрелде, алар ял итә торган, зәвыклы, бизәкле табигать һәйкәленә әверелде. Монастырьлар бакчасындагы чишмәнең чыганагын табып чистарттырды. Җирдә эшләү белән беррәттән ул үз оешмасында эшләүчеләрне югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә.

Алексей Георгиевич Мәскәүдә укыган вакытта ук гаилә кора. Тормыш иптәше Валентина Йосифовна бик яхшы, талантлы укытучы була. Ул һәрвакыт аның ныклы терәге, гаилә учагын саклаучы булды. Юдиннар бер ул һәм бер кыз үстерделәр. Улы Егор КамПИның икътисадчы-менеджер бүлеген тәмамлап, «Мензелинск-Сервис» оешмасын җитәкли. Кызы Елена да әтисе юлыннан китте, Мәскәүнең нефть академиясен тәмамлап, Аның предприятиесе Түбән Кама сусаклагычы акваториясендәге утрауларда вышкалар урнаштыру өчен җирләр әзерли, мәйданнарга ком җәя. Әлеге оешма Көнбатыш Себер ятмаларын үзләштерүдә, Покачида да хезмәт куя. «Метасервис»та баш бухгалтер булып эшли. Икесенең дә гаиләсе бар, хәзер Алексей Георгиевичның ике оныгы һәм ике оныкчасы бар, алар дәү әти дип кенә торалар.

Тормыш катлаулы, әмма вакыйгаларга да бай ул. Алексей Георгиевичның тырыш хезмәте югары бәяләнде: ул хезмәттә ирешкән уңышлары өчен нефть промышленностеның бик күп Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына лаек булды. Себернең нефть ятмаларын үзләштерүдәге хезмәтләре һәм Татарстан Республикасының өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан медальләр белән бүләкләнде. 2012 елда нефть өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул шулай ук нефть ятмаларын үзләштерүдә һәм нефть, газ комплексына зур өлеш керткәне өчен 1989 елда медаль белән бүләкләнде. 2010 елда Алексей Юдин «Хезмәт ветераны» статусына ия булды.

Алексей Георгиевичның киләчәккә планнары, проектлары бик зурдан. Ул зур йөрәкле, милләтара багланышларны ныгытуга, рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә, туган як, районның икътисади үсеше өчен тырыш хезмәтен кызганмый. Ул үз коллективында һәм райондашлары арасында зур хөрмәт казанды, абруй яулады. Бик күп кешеләргә үрнәк булып тора. Ул – районыбыз горурлыгы.

Дилфас Галиев. Минзәлә


Фикер өстәү