Сафиуллин урамында Изге Ана иконасы чиркәве каршында үле гәүдә табалар. Үлгән хатын урындыкта утырган. Кадрларны шаһитлар “Татарстан 24” редакциясенә юллаганнар.
Хатын-кызның үлем сәбәбе тәгаенләнә. Үлгән кешенең шәхесе дә әлегә билгеле түгел. Урында полиция хезмәткәрләре, кинологлар һәм криминалистлар эшли.