Дүшәмбе, 17 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, томан булачак. Көндез аерым районнарда яшен булуы ихтимал.
Төньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр тизлектә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.
Көндез һава температурасы +13°дан +18°га кадәр тәшкил итәчәк. Яр Чаллыда метеорологлар +16°дан +18°га кадәр фаразлый.