Бүген — географлар  көне

18 август – географлар  көне. Россиядә географлар һөнәри бәйрәмнәрен әле бер ел элек кенә билгеләп үтә башладылар.

Узган ел  Президент Владимир Путин  Россия халкы арасында  географияне популярлаштыру максатыннан чаралар исемлеген раслады. Шул җәһәттә  географларның  илебездә генә түгел, дөнья күләмендә  күрсәткән казанышларын тану йөзеннән һөнәри  көн гамәлгә кертелде дә инде.  Датасы да очраклы гына сайланмаган. 1945 елның 18 августында император Николай I Рус география җәмгыятенең вакытлыча  уставын кабул иткән. Моның төп максаты  яшь көчләрне  рус җирен өйрәнергә җәлеп итү булган.  Чыннан да, Россия  Семенов –Тян-Шанский, Даль, Врангель, Пржевальский, Миклухо-Маклай  кебек бик талантлы  галимнәр, тикшерүчеләр, сәяхәтчеләр белән танылган.

Хәзер исә  бу көнне галим-географлар гына түгел,  шушы өлкәгә кагылышлы бик күп һөнәр ияләре, белгечләр бәйрәм итәчәк.  Мәсәлән, фәнни хезмәткәрләр, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында география фәнен укытучылар,  министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре һәм башкалар.

Бәйрәмне гамәлгә кертүдән тыш Президент раслаган чаралар исемлегендә  мәктәпләрдә география фәнен укытуга таләпләрне арттыру, югары уку йортларында белгечлекләр исемлеген киңәйтү, аларны сайлаган абитуриентлар өчен география фәненнән мәҗбүри имтихан кертү дә каралды.

2019 елның декабрендә  география өлкәсендәге казанышларны билгеләп үтү өчен  “Россия Федерациясенең атказанган географы” дигән мактаулы исем дә кертелде.

 

 

 

 


Фикер өстәү