19 августта, Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава шартлары төнлә һәм көндез начараерга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал.