Ландыш Нигъмәтҗановадан гөмбәне кышка әзерләү буенча универсаль РЕЦЕПТ

7 литрлы ике чиләк гөмбәне зур кәстрүлгә урнаштырып, өстенә су салып гөмбәне бераз каплагыз. 4 зур аш кашыгы белән тоз салып, 30 минут кайнатыгыз.

Гөмбәнең әшәкесе кайнап чыгарга тиеш. Аннан гөмбәне су астында әйбәтләп юарга кирәк. Гөмбә суынганчы, кире шул зур кәстрүлгә салып, өч литр су белән яңадан кайнатыгыз. Кайнап чыккач, тагын 4 зур аш кашыгы тоз салыгыз, 10 минут кайнатыгыз. Аннан соң 2 баш сарымсак, укроп башын сабы белән бергә турап салабыз. 10 карлыган яфрагы, 15 данә кара борыч, 5-6 дәфнә яфрагын, 100 мл суга болгатып 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 100 г уксус белән маринад әзерлибез. Тәмләткечләр белән бергә 10 минут гөмбәләрне кайнатыгыз. Утны кысып куеп, гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга төеп тутырыгыз. Ябар алдыннан 2 аш кашыгы көнбагыш мае салыгыз.


Фикер өстәү