Рөстәм Миңнеханов “Россия почтасы”на 15 КамАЗ тапшыруда катнашты

Бүген Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрчегенә эшлекле сәфәре кысаларында “Россия почтасы” акционерлык җәмгыятенә КамАЗ автомобильләренең беренче партиясен тапшыру тантанасында катнашты. Яңа автомобильләрне акционерлык җәмгыяте генераль директоры Максим Акимов кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов компания белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренең инде күптәннән булдырылуын искәртеп, бүгенге катлаулы икътисади вазгыять шартларында үз җитештерүчебезгә өстенлек биргәне өчен “Россия почтасы” җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “КамАЗ автомобильләренең, халыкка хезмәт итү сыйфатын тагын да яхшыртып, газета-журналлар һәм хатларны тагын да тизрәк китереп җиткерә башлаячагына ышанам” , – диде Татарстан Президенты.
Шулай итеп, компаниягә, алты ай эчендә сынап карау максатында, 15 автомобиль тапшырылды. Аларның барысы да – “Россия почтасы” төсләрендә.


Фикер өстәү