Микроавтобус 80 метр биеклектән очкан: исән калучылар аз

Грузиядә микроавтобус текә ярдан килеп төшкән. Пассажирларның барысы да диярлек һәлак булган.

Грузия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл илнең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан Душет муниципалитетында булган. Ким дигәндә, 17 кеше үлгән. Өч кеше җәрәхәт алган. Микроавтобус 80 метр биеклектән егылып төшкән. Зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәгә салганнар. Авариянең сәбәпләре турында әлегә хәбәр ителми. Тикшерү башланган. Салонда булган кешеләрнең шәхесләре билгеләнә.


Фикер өстәү