Шәхси йорт ишегалдындагы чокырга бер гаиләдән 4 кеше һәм күршеләре төшеп үлгән

23 август кичендә Воронеж өлкәсенең «Воронежский» совхозында коточкыч хәл булган.

Бер шәхси йортның ишегалдындагы чокырда биш кеше мәете табылган. Алтынчы кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Тикшерү барышында 35 яшьлек ир белән хатын һәм аларның 2 һәм 8 яшьлек балалары, 23 яшьлек күршеләре үлүе ачыкланган. Тагын ике балалары ятим калган. Чокырга алтынчы булып кергән 52 яшьлек ир дә авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Хәзер әлеге коточкыч хәлнең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү