Иннополиста Россиядә беренче бонд зонасын булдыру турындагы килешүгә кул куелды

Иннополиста ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры Максим Акимов бонд зонасы пилот проектын булдыру турындагы килешүгә кул куйдылар. Проектның кураторы итеп Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев билгеләнде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Татарстанда бонд зонасын булдыру безнең эшкуарларның конкурент өстенлекләрен арттыруга юнәлдерелгән. Алар, безнең фикеребезчә, киләсе адымда Россиянең барлык төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә үз продукциясен җиңел, тиз һәм табышлы тәкъдим итү мөмкинлеге алачак. Ә бу -республика халкының тормыш дәрәҗәсе һәм мәшгульлеге үсеше дигән сүз», — дип китерә Габделганиев сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Бизнес-омбудсмен сүзләренчә, Татарстан Кытайдан Европага транспорт юллары кисешкән урында урнашкан уңайлы географик урынга ия. Проектны тормышка ашыру 2020 елның 1 ноябренә билгеләнгән.

Бонд складлары — интернет-мәйданчык аша физик затларга сатыла торган товарларны җыю, саклау һәм бүлү өчен кулланыла торган махсус таможня статусы булган урыннар. Аерым статус таможня пошлиналарын һәм анда чит илдән кертелә торган товарларны сатып алганчы салымнарны түләми тору мөмкинлеген бирә.

Элегрәк «Татар-информ» экспертлар Россиядә беренче бонд зонасы барлыкка килергә тиешле сәбәпләрне атаганлыгын хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү