Урманда адашкан Гөлфия Хисмәтова: «Гөмбәнең күплеге харап итте» (Истә тотарга кирәкле 12 КИҢӘШ)

Сүзем гөмбә турында. Соңгы вакытларда гөмбәгә китеп югалучылар турында еш ишетәбез. Кукмарада яшәүче Гөлфия Хисмәтова моннан ике ел элек урманда адашкан була. Хәзер инде ялгызы гына гөмбә җыймый. Ире яныннан бер адымга да китми икән.

– Ул елны да гөмбә күп иде. Ирем белән бергә бардык. Үзеннән-үзе юлым буталды. Гөмбәнең күплеге харап итте. Урман эченә үк кереп киткәнмен. Ирем мине озак эзләгән. Таба алмагач, өйгә кайтып улларымны алып килгән. Мин исә, адашканны белгәч, урынымнан кузгалмадым. Кычкырып тик тордым. Җитмәсә, янымда телефоным да юк иде. Шөкер, улларым мине тиз тапты, – ди ул. – Адашуның тагын бер сәбәбе – соңгы вакытта урманга сирәк барыла. Шуңа адашабыздыр.
Урманга барганчы гөмбәчеләр Гадәттән тыш хәлләр хезмәте киңәшләренә колак салсын иде. Алар түбәндәгеләрне истә тотарга куша:
1. Урманга барганчы, юлыгызны яхшылап планлаштырыгыз.
2. Якыннарыгызга кая баруыгыз һәм кайчанрак кайтасыгызны әйтеп куегыз.
3. Кесә телефонының зарядкасы булсын.
4. Таныш булмаган урыннарга белгән кеше белән генә барыгыз.
5.Үзегез белән су, җылы кием, тамак ялгарга ризык, пычак, шырпы, сыбызгы, фонарь алыгыз. Авыруларыгыз булган очракта – даруларыгызны онытмагыз.
6. Ачык төстәге, ерактан күренеп торырлык кием киегез.
7. Бөтенләй белмәгән урманга юл тотканда үзегез белән карта һәм компас алыгыз; 8. Урманга кергәнче як-ягыгызда ниләр булганын истә калдырыгыз.
9. Адашсагыз, Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең бердәм 112 номерына кесә телефоныннан шалтыратыгыз.
10. Юлны таба алмавыгызны аңласагыз – туктарга, тынычланырга һәм торган урыныгыздан китмәскә кирәк.
11. Караңгы төшә икән, төн чыгарга уңайлы урын карагыз.
12. Ниндидер тавышлар ишетелсә, тизрәк шунда таба барыгыз. Әмма үткән юлыгызны берәр ничек билгеләп барыгыз. Я таяк куеп китегез, я агачларны сындырып билгеләгез.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү