3 көн дәвамында әти-әниләренең мәетләре белән яшәгән балалар белән булган хәлнең нечкәлекләре ачыкланган

Гаилә пары наркотиклар белән агуланган булырга мөмкин, дип уйлыйлар.

Екатеринбургта өч көн буе әти-әнисенең мәете янында яшәргә мәҗбүр булган балаларга бәйле хәлнең нечкәлекләре ачыкланган. Әлеге гаилә быел гыйнвар аенда Екатеринбургта кеше фатирында яши башлаган. Күршеләре әйтүенчә, алар 30 яшьләрдә булган. Хатыны – декрет ялында, ә ире заводта эшләгән.
Расланмаган мәгълүматларга караганда, ир-ат кайчандыр “утырып чыккан”, шулай ук җәмәгать тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Әмма гаиләгә карата теге яки бу ризасызлык белдерүчеләр булмаган.

15 нче каттагы фатирда яшәүчеләр түшәмнән су тама башлавын күргән. Суның өске каттан агуын аңлаганнар. Су торбасын ябып, өске каттагы фатирның ишегенә шакыганнар. Әмма аларга беркем дә ачмаган, ә бүлмә эченнән балалар елавы ишетелгән. Озакламый гаиләнең туганнары килеп җиткән һәм чаң суккан.

Балаларның әнисенең апасы ни өчен сеңлесенең телефонын алмавы белән кызыксынырга булган. Ул балаларга ябык ишек аша гына сүз каткан. Әмма малай, әни йоклый дигән дә, елап җибәргән. Шуннан махсус хезмәтләр килеп, ишекне каерып ачкан. Бүлмәдәге диванда – яшь ана мәете, янәшәсендә – 3 айлык кыз. Сабыйның ачлыктан хәтта еларга да хәле калмаган…

Ата кешенең мәете кухняда табылган: ул диванда башын иеп утырган килеш үлгән. Фатирда порошок табылган, мәетләрнең авыз кырыеннан күбек киткән. Гаилә пары наркотиклар белән агуланган булырга мөмкин, дигән фикер бар.

Хастаханәдән чыкканнан соң абыйлы-сеңелле ике ятимне әбиләре һәм башка туганнары алырга әзер. Тикшерүчеләр фаҗига сәбәбен ачыклый.


Фикер өстәү